Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зәмирә Рәҗәповага ирен алмаштырырга кушканнар

«Имеш, картлык көнендә алай уңайлырак булачак», - ди танылган алып баручы.

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова үзенә социаль челтәрләрдә күп итеп киңәш бирүләрен яза. Баксаң, аңа яшь ирен карт бабайга алмаштырырга кушканнар икән.

– Кеше язганын укый башласаң, исең-акылың китәрлек. Мин миллионлаган акчалар кертә торган бизнесымны «нормаль» эшкә алмаштырырга тиеш икән. Моннан тыш улымны хоккейдан алып, аны шахмат түгәрәгенә бирергә кирәк, ди. Монда килешәм, тик миннән бөтенесе дә тормый шул. Әле бит 3 катлы коттеджымны сүтеп атып, бер катлы гына калдырырга тәкъдим итүчеләр бар. Имеш, картлык көнендә алай уңайлырак булачак. Мерседес маркалы машинамны безнең илдә чыккан автомобильгә алмаштырырга киңәш итүчеләр дә бар. Әле миңа ябыгырга да кирәк икән бит! 50 килограммга ябыксам, имештер, әйбәт булачак! Эх, рәхмәт сезгә, киңәш бирүчеләр, сез минем кәефемне күтәрәсез, – дип яза алып баручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес