Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Зинира Рамазанова: «Йөрәгем бик каты авыртты»

Җырчы язылучысының хатын укыгач шундый хәлгә төшкән.

– Без бер хат алдык. Аны укыгач бик авырлык белән генә үз хәлемә кайттым. Ризатка сөйли дә алмадым. Йөрәгем бик каты авыртты. Миңа Башкортостаннан бер кыз язды. «Сезнең концертка билет сатып алдым. Сезгә үтенечем бар. «Сөям сине, мәңге шулай сөяр идем» җырын җырлагыз әле», – дип үзенең мәхәббәт тарихын язды. 

Аның егетен махсус хәрби операциягә җибәргәннәр. Алар егет кайткач өйләнешергә сүз бирешкәннәр. Әмма бераз вакыттан соң, сөйгәненең һәлак булуы турында хәбәр килә. Кызы аның үлеменә соңга кадәр ышанмый. 

Кызның әйтүенчә, алар гел безнең җырларны тыңлаганнар, мәхәббәтләре дә безнең җырдан башланган. «Без гел җырларыгызны тыңлый идек. Хәтта ачуланышканда да», – дип язган кыз. Аның һәр көннен сөйгәненең каберенә барып, безнең җырларны тыңлавы мине тетрәндерде», – ди җырчы «Вип-арт» продюсерлык агентлыгына.

Зинира һәм Ризат Рамазановлар һәлак булган егет хөрмәтенә «Сөям сине, мәңге шулай сөяр идем» җырын башкарганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО Зинира һәм Ризат Рамазановлар Айдар Тимербаев