Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зөһрә Шәрифуллина: «Туган көндә Чаллыда булдык, ә Яңа елны өйдә каршылыйбыз»

Җырчы Чаллы тамашачысын ни өчен яратуын әйтте.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина белән Сара Садыйкова исемендәге концерт залында очрашып, сөйләшеп алдык. Ул яңа елның гаилә бәйрәме булуын билгеләп үтте.

– Яңа елны өйдә генә каршылыйбыз. Тәмле ризыклар ашап, телевизордан яраткан тапшыруларны карап, рәхәт итеп утырырбыз дип уйлыйм. Улым Ринат гаиләсе белән Казанда яши. Чакырсалар,  аларга барып кайтырбыз. Хатыны белән өч бала үстерәләр. Өч яшьлек төпчек оныгыбыз – улым җырларга ярата. Минем репертуардагы «Су буенда учак яна» җырын бик яратып, дәртләнеп җырлый. Барыбыз да сәламәтлектә, тыныч илдә бергә тамашачылар белән очрашып яшәргә насыйп булсын, – ди легендар җырчы.

Сүз уңаеннан, быел Зөһрә ханым туган көнендә Чаллы тамашачылары янында  булды. «Бер вакыт кына», «Су буенда учак яна» җырларын башкарды. Чаллы халкы бик озак алкышлады үзен. «Мин дә җырчыларга канат куйган Чаллы тамашачысын бик яратам, хөрмәт итәм. Туган көнемдә бәлешләр, тәмле ризыклар пешереп өйдә генә булырмын дигән идем. Әмма Чаллылылар чакыргач, килми кала алмадым», – диде ул. 

Зөһрә ханым, ире, музыкант Азат Хәлимов белән бергәләп халыкны зәвыклы, моңлы җырлары белән озак еллар сөендереп яшәсен иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Бәйрәмнәр Зухра Шарифуллина Су буенда учак яна