Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Зөлфирә Мирзаянова: «Әшәкелек чәчмичә яшәргә насыйп булсын»

Җырчы үзенә пычрак атучыларга җавап бирде.

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар икенче балалары Гүзәлгә 2 ай тулгач, гастроль турын башлап җибәрделәр. Иҗади гаиләнең концертлары Казанда берничә көн тулы залларда үтте. Аны караган кешеләр Мирзаяновлар концертына югары бәя бирде. Ләкин социаль челтәрләрдә Зөлфирәне сабыен әнисенә калдырып эшкә чыккан өчен гаепләүчеләр дә булды. Мәсәлән, Фирдания ханым аны "күке" дияргә дә тайчынмады. 

Зөлфирә үзләренә битараф булмаган кешеләргә  матур итеп җавап бирде: 

- Безнең тормышыбыз белән кызыксынучыларга шуны әйтәсем килә: баламны имезәм, төне буе чиратлашып карыйбыз, нәкъ башка гаиләләрдәге кебек. Акланып түгел, аптырап язуым. Әни бүгенге көндә үзенең иң рәхәт тормышын күрә, Аллаһка шөкер. Балаларыннан да, кияүләреннән дә уңды. Барыбыз да исән-сау гына булыйк. Сезгә дә безнең кебек бердәм булып, сау-сәламәт сабыйлар алып кайтып, һәр туган таңга сөенеп, яраткан эшегездә эшләргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә! Чын йөрәгемнән телим. Ике дөнья рәхәтен күрергә язсын. Кунак кына булган дөньяда әшәкелек чәчмичә, изге ниятләр белән яшәргә насыйп булсын! Концертларыбызга яратып килгән тамашачыларыбыз алдында баш иям! - диде ул.

Зөлфирәнең әтисе вафат булгач, әниләрен ялгызлыкта калдырасылары килмичә Мирзаяновлар авылга кайтып яши башладылар. Нәтиҗәдә ике як та отты: Сәвия ханым рәхәтләнеп оныкларын тәрбияли. Зөлфирә һәм Алмаз балаларының ышанычлы кулларда булуына сөенеп, тыныч күңел белән иҗат дөньясында "кайный". Моңа Алмазның әнисе Сәрия ханым да сөенә генә. 

Мирзаяновлар ике якны да тигез күреп, әти-әниләренә рәхмәтле булып яшиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Сәрия Мирзаянова Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар