Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Аерылгач, милек ничек бүленергә тиеш?

Сорауга «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау: Әти-әнием аерылышты. Әти шунда ук икенче хатын-кызга өйләнде һәм әнигә милекне бүлүгә карата дәгъва белдерде, тик аның техника һәм йорт җиһазларына документлары юк. Мин 17 яшьтән эшлим һәм фатирга күп әйберләр минем акчага сатып алынды, мин әлегәчә шушы фатирда яшим. Мин милекне икегә түгел, өчкә, ягъни әти-әнием һәм миңа бүлүләрен таләп итә аламмы? Алсам, моны ничек эшләргә?

Җавап: Юк, милекне өчкә бүлә алмыйсыз, чөнки милек ир белән хатын арасында гына бүленә. Бу РФ Гаилә кодексының 34нче маддәсендә күрсәтелгән. Тик сез милекне бүлү турындагы эшкә бәхәс темасына мөстәкыйль таләпләр куючы өченче зат буларак керергә һәм мөлкәтне ир белән хатын милегеннән алып сезнең шәхси милкегез итеп тануларын таләп итәргә хокуклы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев