Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Аерылышу турында гариза биргәннән соң фатир алдым. Ул хәзер уртак милкебезме?

Сорауга «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау. Мин аерылышу турында гариза биргәннән соң бер атнадан фатир сатып алдым. Фатир уртак милкебез саналмаячакмы? 

Җавап. РФ Гаилә Кодексының 25 маддәсе, 1 пункты нигезендә, гаилә  ЗАГСта гражданлык хәлләре актларын теркәү китабында гаиләнең таркалуы теркәлгән көнне гаилә булудан туктый. Аерылышу суд аша башкарылса – суд карары үз көченә кергән көннән.

Шулай итеп, аерылышу турында гариза бирү ул әле гаиләнең таркалуы түгел. Фатир сатып алган вакытка гаилә таркалуы турында үз көченә кергән суд карары булмаса, фатир бергә эшләп тапкан милек дип саналачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев