Баланы әти-әнисе янына пропискага кертмәскә мөмкинме?
Адвокат киңәше

Баланы әти-әнисе янына пропискага кертмәскә мөмкинме?

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов киңәше.

Сорау: Ирем белән социаль найм буенча алынган фатирда туганнары белән яшибез. Кызыбыз туды, тик аны без – әти-әнисе янына пропискага кертергә теләмиләр. Баланы әти-әнисе янына пропискага кертмәү законлымы?

Җавап: Балигъ булмаган балаларны әти-әниләре янына яшәргә кертү өчен гаиләнең башка әгъзалары һәм наймга бирүченең ризалыгы кирәкми. Бу хакта РФ Торак кодексының 70нче маддәсендә әйтелгән.
 


Нет комментариев