Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Фатирга кредит килешүе үзгәртелми

Хөрмәтле укучылар, сезнең күпсанлы сорауларыгызга җавап йөзеннән, "Адвокат киңәше" дигән рубрика ачабыз. Хатларга, шалтыратуларга җавапларны Яр Чаллы шәһәренең Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Рөстәм улы Исламов бирә. Фәридә Н. Яңа шәһәр. "Без ирем белән социаль ипотека программасы буенча фатир алдык, ләкин күпмедер вакыттан соң аерылыштык. Шул көннән ипотека өчен кредит түләүләрен...

Хөрмәтле укучылар, сезнең күпсанлы сорауларыгызга җавап йөзеннән, "Адвокат киңәше" дигән рубрика ачабыз. Хатларга, шалтыратуларга җавапларны Яр Чаллы шәһәренең Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Рөстәм улы Исламов бирә.

Фәридә Н. Яңа шәһәр. "Без ирем белән социаль ипотека программасы буенча фатир алдык, ләкин күпмедер вакыттан соң аерылыштык. Шул көннән ипотека өчен кредит түләүләрен үзем генә башкардым. Кредит бурычларын тулысынча каплаганнан соң, ирем фатирга дәгъва белдермәсен өчен социаль ипотека килешүен үзгәртеп буламы?"

Җавап: Борчылуыгыз, чыннан да, урынлы. РФ Гражданнар кодексының 256нчы һәм РФ Гаилә кодексының 34нче маддәләре нигезендә, фатирны социаль яки гади ипотекага алуыгызга бәйсез рәвештә, кредит килешүе икегезгә теркәлгән икән, ул бергә яшәү дәверендә булдырылган уртак мөлкәт санала. Фатирның кем исеменә бирелүе яки кредитны кайсыгызның түләве мөһим түгел. Банк алдында җаваплылык тоеп һәм вакытында түләмәгән өчен фатирыгызны тартып алудан куркып, сез үзегез генә түләгән булсагыз да, аерылган ирегез килеп, мөлкәтегезнең ярты бәясен таләп итәргә хокуклы. РФ Гражданнар кодексының 310нчы маддәсе нигезендә, кредит бурычын үтәүдән бер якның гына баш тартуын яки килешү шартларын үзгәртүен закон катгый тыя. Кредит бирүче банкның да позициясе катгый: башта кредитны тулысынча түләп бетерегез, аннан соң шәхси мөлкәткә күчерелгән фатирыгызны ничек телисез, шулай бүлешә аласыз. Шуңа күрә бергә яшәгән вакытта ук, икегезнең теләгегез бердәй булганда, РФ Гаилә кодексының 38нче маддәсе, 2нче өлеше нигезендә, гомуми мөлкәтне бүлешү турында килешү төзеп, аны нотариуста рәсми төстә беркетегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X