Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Адвокат киңәше

Ишегалдыннан сүтеп алынган эскәмияләрне ничек кайтарырга?

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау: 
–    Безнең күп фатирлы йорт ишегалдында яңа ТСЖ, милек хуҗалары җыелышыннан башка, берничә эскәмияне сүтеп алган. Аларның сыйфаты әле бик яхшы, ватык түгел иде. Гомуми җыелышта мондый мәсьәләләрне кворум булмавы (карар кабул итәр өчен кирәкле тавыш җитмәве) аркасында хәл итеп булмый. Ничек итеп ТСЖдан эскәмияләрне кайтартырга була? 

Җавап:  
–    Сезгә бу өлкәдә күзәтчелек итүче орган – Дәүләт торак инспекциясенә гариза («Гражданнарның мөрәҗәгатен карау» турындагы Федераль законның 2нче маддәсе) язарга кирәк. Анда әлеге мәсьәлә буенча билгеле булган бар мәгълүматны җентекләп күрсәтергә, дәлилләрегезне раслаучы документларны өстәргә һәм инспекциядән нәрсә көткәнегезне тулы итеп язарга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев