Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Малосемейкада күршеләр фатир өчен түләми! Нишләргә?

Юрист Руслан Шәймөхәммәтов киңәш бирде.

Сорау:
– Сатып алган ике бүлмәле фатирда өлешебез бар. Бер бүлмәдә өч кешедән торган гаиләбез, икенче бүлмәдә күршеләр яши. Күршеләр бик низаглы булып чыкты, гәрчә башта барысы да әйбәт кенә барса да. Нәтиҗәдә алар фатир өчен түләми башлады һәм без бер ел буе бар түләүләргә үз акчабызны бирәбез. Ел дәвамында аларның безнең алда шактый бурычы җыелды. Әлеге бурычны кайтарып буламы, чөнки распискалар язмадык бит. Һәм счетлар өчен түләүне бүлеп буламы?

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов:  
– РФ законнары, төгәлрәге, РФ Гражданлык Кодексының 249 маддәсе һәм Торак Кодексының 158нче маддәсе буенча, һәр фатир хуҗасы үз милкен тоту өчен һәм күчемсез милек белән бәйле хезмәтләргә үз өлешенә туры килгән кадәр түләргә, шул исәптән күп фатирлы йортта үз өлешенә караган күләмдә түләүләрдә катнашырга тиеш. Бу Сезнең судка мөрәҗәгать итәргә, һәм суд аша счетларны бүләргә хокукыгыз бар дигәнне аңлата. Шуннан соң өлешле милекнең һәр хуҗасы үзе өчен генә түли башлаячак. Шулай ук суд аша коммуналь түләүләр өчен җыелган бурычны да түләттерә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев