Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Сатып алган телефонда - тырналган эзләр. Нишләргә?

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов киңәше.

Сорау. Алсу төстәге телефон сатып алдым, тик анда тырналган эзләр бар иде. Кибеткә килеп, алыштыруларын сорадым. Тик миңа алсу төстәге телефонның булмавын, акча гына кайтара алуларын әйттеләр. Ә минем бары тик шундый телефон гына аласым килә. Нишләргә?

Җавап. «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законның  21 маддәсе 1 пункты нигезендә, кулланучы товарның җитешсезлекләрен табып, аны алыштыруны таләп иткән очракта сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма, вәкаләтле эшмәкәр, импортер) мондый товарны кулланучы әлеге таләпне куйган көннән башлап җиде көн эчендә алыштырырга бурычлы. Товар сыйфатын өстәмә тикшерү кирәк булган очракта – 20 көн эчендә.

Таләп куелган вакытта сатучының (җитештерүче, вәкаләтле оешма, вакәләтле эшмәкәр, импортер) алыштыру өчен кирәкле товары булмаса, бер ай вакыт бирелә.
Товарны алыштыру өчен җиде көннән артыграк вакыт кирәк булса, кулланучы таләбе буенча сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма, вакәләтле эшмәкәр, импортер) вакытлыча файдалану өчен кулланучыга өч көн эчендә шундый ук үзлекләргә ия товарны бушлай, үз хисабына биреп торырга тиеш. Бу кагыйдә әлеге законның 20нче маддәсе, 2нче пунктына караган исемлектәге товарларга кагылмый.

Димәк, сезгә товарны җиде көн эчендә алыштырырга, товар булмаса,бер ай эчендә алыштырырга тиешләр. Шулай ук бу вакытка сезгә башка товар биреп тору каралган. Кибет баш тарткан очракта сез судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев