Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Шаһитларны тентү нигезлеме?

Сорауга Яр Чаллы шәһәренең Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Рөстәм улы Исламов җавап бирә. Сорау: Әйтегез әле, әгәр кеше наркотикларга кагылышлы эш буенча шаһит буларак бара икән, аны тентү нигезлеме? Нигезле булса, закон тәртибендә ул ничек үткәрелергә тиеш? Җавап. Нинди тентү күздә тотылуы сорауда анык әйтелмәгән. Җинаять-процессуаль кодексында тентүнең ике төре...

Сорауга Яр Чаллы шәһәренең Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Рөстәм улы Исламов җавап бирә.

Сорау: Әйтегез әле, әгәр кеше наркотикларга кагылышлы эш буенча шаһит буларак бара икән, аны тентү нигезлеме? Нигезле булса, закон тәртибендә ул ничек үткәрелергә тиеш?

Җавап. Нинди тентү күздә тотылуы сорауда анык әйтелмәгән. Җинаять-процессуаль кодексында тентүнең ике төре каралган. Бу - бинада тентү үткәрү һәм шәхси тентү. Тикшерү эшенең ике төрен дә карыйк.

Җинаять-процессуаль кодексының 182нче маддәсе нигезендә, тентү үткәрү өчен ниндидер урында кайсыдыр кешедә җинаять кылу өчен корал, җиһаз яки нинди дә булса башка әйберләр, документлар һәм кыйммәтле әйберләр булуы турында җинаять эшенә ярдәм итәрлек мәгълүмат булуы нигез булып тора.

Торак булмаган бинада тентү - тикшерүче карары белән, торак бинада
суд карары белән үткәрелә. Тентү икедән дә ким булмаган пүнәтәй булганда гына үткәрелә. Шаһитларның әлеге эшкә катнашы булмаска тиеш.

Тентү башланганчы, тикшерүче аны үткәрү турында карарны күрсәтә. Шулай ук тикшерүче тентү вакытында алынырга мөмкин булган җинаять эше өчен әһәмиятле предметларны, документларны һәм кыйммәтле әйберләрне тентүгә кадәр бирергә тәкъдим итә. Әгәр әйберләр ирекле рәвештә бирелгән һәм яшереп калдыруга шик юк икән, тикшерүче тентү үткәрмәскә хокуклы. Тентү вакытында хуҗасы ачарга теләмәсә дә, теләсә нинди бина мәҗбүри ачыла ала. Ачкан вакытта мөлкәткә мәҗбүр булганнан артык зыян салынырга тиеш түгел. Тентү үткәрелгән бина хуҗаның тентү вакытында ачыкланган шәхси тормыш хәлләре, аның шәхси яки гаилә сере, шулай ук башка кешеләрнең шәхси тормыш хәлләре башкаларга белдерелергә тиеш түгел. Тикшерү барышында тентү үткәрелгән бинаның хуҗасы, аның балигъ булган гаилә әгъзалары катнаша.

Тентү барышында тентү үткәрелгән бина хуҗасының яклаучысы, шулай ук адвокаты катнашырга хокуклы. Тентү үткәрелгәндә беркетмә төзелергә тиеш. Анда документлар, кыйммәтле әйберләр һ.б. нәрсәләрнең кайда һәм нинди шартларда табылуы, аларның ирекле рәвештә бирелгәнлеге яки мәҗбүри алынганлыгы күрсәтелә.

Ә менә шәхси тентү шик тудыручыга яки гаепләнүчегә карата гына үткәрелә. Шәхси тентү өчен дә нигез торакны яки бинаны тентүдәге кебек үк. Кешене тоткарлаганда яки сак астына алганда, шулай ук тентү үткәрелгән бинада булган кеше җинаять эше өчен әһәмияткә ия әйберләрне яки документларны яшергән очракта, шәхси тентүне тиешле карардан башка да үткәрергә мөмкин. Һәм тагын бер мөһим нәрсә - шәхси тентү тентелүче белән бер җенестәге кеше тарафыннан шул ук җенестәге пүнәтәйләр һәм белгечләр катнашында гына үткәрелә. Югарыда әйтелгән тәртипләр бозылган очракта, тикшерүченең хәрәкәтләренә прокуратурага яки судка шикаять белән мөрәҗәгать итә аласыз. Шикаятегез канәгатьләндерелгәндә, тентү барышында алынган документлар һәм әйберләр дәлил була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X