Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Сыйфатсыз итеп башкарылган төзелеш эшләре

Сорауга Яр Чаллы шәһәренең Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Рөстәм улы Исламов җавап бирә. Рафис К. ЗЯБ бистәсе. "Исәнмесез. Балконны төзегән өчен түләгән акчаны кайтарып алып буламы? Төзегәннән соң озак та үтмичә, стеналары ярыла башлады. Төзүче кеше шәхси эшмәкәр түгел". Җавап: Сыйфатсыз итеп башкарылган төзелеш эшләре һәм балконны сүткән өчен түләгән...

Сорауга Яр Чаллы шәһәренең Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Рөстәм улы Исламов җавап бирә.

Рафис К. ЗЯБ бистәсе. "Исәнмесез. Балконны төзегән өчен түләгән акчаны кайтарып алып буламы? Төзегәннән соң озак та үтмичә, стеналары ярыла башлады. Төзүче кеше шәхси эшмәкәр түгел".

Җавап: Сыйфатсыз итеп башкарылган төзелеш эшләре һәм балконны сүткән өчен түләгән акчаларыгызны суд карары белән кайтарырга мөмкин. Ләкин моның өчен балконның сыйфатсыз төзелгәнен раслаучы документлар - балкон конструкциясенең техник халәтен тикшергән белешмәләр булу зарур. Чөнки эксперт тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрнең балконны тотып торучы конструкцияләрнең ныклыгына тискәре йогынты ясавы һәм стропила системасының норматив критерийлардан тайпылышына китерүе мөмкин. Дәгъвагыз канәгатьләндерелгән очракта, экспертиза үткәрүгә тотылган акчаларыгыз җавапчы (ответчик) тарафыннан кайтарылачак. Шулай ук суд балконны сүтүгә, юрист хезмәтенә, дәүләт пошлинасы түләүгә, әхлакый зыян өчен һәм кулланучының таләпләрен үтәмәгән өчен салынган штраф суммасын да түләтергә мөмкин. Таләпләрегезнең хаклыгын раслау өчен, РФ Гражданнар кодексының 737, 739нчы маддәләренә һәм "Кулланучының хокукларын яклау турында"гы 29нчы законның 4нче маддәсенә таяныгыз. Вакыт узуга бәйле кануннар турында да онытмагыз. Закон буенча, кулланучы төзелештәге җитешсезлекләр эш башкарылганнан һәм заказчы тарафыннан кабул ителгән көннән соң узган 2 ел дәвамында ачыкланган очракта гына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X