Адвокат киңәше

Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау:
– Эш белән тәэмин итүчегә карата судка гариза бирер алдыннан хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

Җавап:
– РФ законнары буенча андый кагыйдә каралмаган. Мөрәҗәгать итәргә дә, итмәскә дә була. Шулай да, әгәр мөрәҗәгать итсәгез һәм хезмәт инспекциясе кагыйдә бозуларны тапса, гражданлык судында Сезгә җиңелрәк булачак, чөнки эш белән тәэмин итүче тарафыннан кагыйдә бозу исбатланган булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юрист хезмәте

Нет комментариев