“Ата-аналарга ял бүләк ит”
Проектның социаль әһәмияте – өлкәннәрнең буш вакытын дөрес итеп файдалану, туган як буйлап сәфәрләр оештыру аша рухи һәм физик сәләтләрне киңәйтү.
Эдуард Фәттахов җитәкчелегендәге Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе 2019 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика бәйгесендә “Ата-аналарга ял бүләк ит” социаль әһәмиятле проекты белән җиңү яулады.
Проектны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 236 мең сумлык грант бирелде. Грант, бәйге шартлары нигезендә, Татарстан Республикасының истәлекле урыннары буенча “Туган як тарихы”, “Мәдәният һәм агарту” программалары нигезендә Өченче буын университетында белем алучылар өчен экскурсия сәфәрләрен оештыру максатларында файдаланылды. Пенсионерлар башта Свияжск утрау-шәһәренә бардылар.
Грант шәһәребездә яшәүче 160 кеше өчен “Ата-аналарга ял бүләк ит!" проекты буенча “актив гомерне озайту”га шартлар тудыруга этәргеч бирде. Проектның социаль әһәмияте – өлкәннәрнең буш вакытын дөрес итеп файдалану, туган як буйлап сәфәрләр оештыру аша рухи һәм физик сәләтләрне киңәйтү иде. Проект өлкәннәрнең ял иттереп, Татарстан хөкүмәтенә, пенсия фондына карата хөрмәтне арттырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев