Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм белән, хезмәттәшләр!

Бүген - Татарстан матбугаты көне. 1998 елдан бирле республика матбугатчылары бу көнне зурлап билгеләп үтә. Шул исәптән без - татар газета-журналлары хезмәткәрләре дә. Әлеге бәйрәм газета-журнал чыгаручыларныкы гына түгел, ә күпсанлы газета укучыларыбызның , хат ташучыларыбызның да уртак бәйрәме.

Шул уңайдан, хөрмәтле абунәчеләребезне, мөхтәрәм ветераннарыбызны, актив хәбәрчеләребезне, әлбәттә инде, хезмәттәшләребезне ихлас күңелдән күркәм бәйрәм белән тәбрик итәбез, иҗади уңышлар, күңел көрлеге, кәеф күтәренкелеге телибез. Иҗат кешесенең каләмнәре тутыкмасын, илһам чаткылары сүнмәсен! Татар матбугаты язмышының барыбызга да бәйле икәнен онытмыйк! Бәхетле булыйк, матур яшик, дус яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев