Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр халкын һәм калабыз кунакларын Сабан туе белән котлый

Сабан туе һәркемгә яхшы кәеф бүләк итсен һәм иң яхшы хатирәләр генә калдырсын!

Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары! Сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән тәбрик итәм!

Ата-бабаларыбыздан безгә мирас булып калган буматур, борынгы бәйрәм шәһәребездә һәм республикабызда иң көтеп алган вакыйгаларның берсе булып тора. 

Яр Чаллы ел саен меңәрләгән шәһәрдәшләрне һәм шәһәр кунакларын үз Сабан туена җыя. Ул үзенең эчкерсезлеге һәм кунакчыллыгы, киң күңеллеге, татар милләтенең йөзек кашы булган батырлар көрәше белән халкыбыз күңелен яулады. Бу көнне без барыбыз да дус, зур, күп милләтле бер гаиләгә әйләнәбез. Безне барыбызны да гасырлар аша үтеп, бүген дә актуальлеген югалтмаган, заманча колорит белән тулыландырылган халык традицияләренең көче берләштерә.

Чаллылылар шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында намус белән хезмәт куялар. Без КАМАЗлар, көнкүреш техникасы җитештерүне дәвам итәбез, азык-төлек сәнәгатен үстерү белән шөгыльләнәбез. Юллар, йортлар, балалар бакчалары, театрлар, спорт объектлары төзибез. Быел яңа уку елына берьюлы ике яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Бу һәм башка күп кенә казанышлар - шәһәрнең барлык предприятиеләре һәм оешмалары, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең нәтиҗәле эше ярдәмендә булдырыла.

Алга таба да Яр Чаллыда Сабан туе бәйрәмен авыл һәм шәһәр халкы бергә лаеклы хезмәт казанышлары белән каршы алыр, дип ышанам.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Сабан туе һәркемгә яхшы кәеф бүләк итсен һәм очрашулардан иң яхшы хатирәләр калдырсын!

Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

Н.Г.Мәһдиев,  Яр Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе