Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы урамнарыннан 3500 рейс кар чыгарылды

Хәзерге вакытта шәһәр юлларын 190 техника кардан арындыра.

Татарстанда 5 көн эчендә айлык норманың 106%ы күләмендә кар яуды, ди гидрометеорология үзәге. Кыска вакыт эчендә бу хәтле явым-төшем  – рекорд. Соңгы 14 ел эчендә мондый күренеш күзәтелмәде, ди белгечләр.    

Чаллыда да көчәйтелгән режимда эшләделәр. Шәһәр юлларына 395 техника чыгарылды. Көчле бураннарда 420 үк җитте.

“Тәүлек дәвамында бертуктаусыз  эшлибез. Иң беренче чиратта җәмәгать транспорты йөрүче юллар чистартыла. Шулай ук мәктәп, балалар бакчасы, медицина учреждениеләре кебек социаль объектларга таба юллар кардан арындырыла. Эшчеләр сменалап эшли. Аш сәгатенә вакытында бүленә”, - диде “Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимов.  

Чаллыда соңгы 4 көн эчендә генә шәһәрдән 67 мең куб метрдан артык кар чыгарылды. 3500гә якын рейс ясалды. Узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы