Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда ГЭС бистәсе белән Мәләкәс аръягын тоташтыручы юл ачылды

Бүген Чаллыда ГЭС бистәсе белән Мәләкәс аръягын тоташтыручы юл – Гостев урамы буенча автомобиль хәрәкәте ачылды. Күпер Аэродромная һәм Батенчук урамнары арасындагы 725 метр араны тәшкил итә.

Юл һәр юнәлештә ике полосалы, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалган, светодиод лампалар белән яңа яктырткычлар куелган, юл билгеләре урнаштырылган.  Объект «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты һәм «Юл-урам челтәрләрен ремонтлау» республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Төзелеш өчен 1,086 млрд сум акча җәлеп ителде. 


"Бу транспорт магистрале машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бик кирәк иде. Без республика көненә үзебезгә зур бүләк ясадык. Программаларда катнашырга мөмкинлек биргән өчен  ил һәм республика җитәкчелекләренә, көнне төнгә ялгап эшләгән төзүчеләргә зур рәхмәт", – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев әлеге объектны ачу чарасында.


Биредәге юлны реконструкцияләүгә ихтыяҗ чыннан да зур иде. Моңа кадәр ясалган күпер һәр якка бер генә полосалы һәм куәтле транспорт хәрәкәтен күтәрер дәрәҗәдә түгел иде. 
Тантана ахырында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев юл хәрәкәтен ачык дип белдерделәр. ГЭС бистәсеннән Мәләкәс аръягына беренче йөк машиналары кузгалды.

Лариса Васильева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация