Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыга ковид килә

5 сентябрьдән башлап шәһәр шифаханәләрендә вакцинаның назаль формасын куллана башлыйлар. Теләгән кешеләр вакцинаны борынга салдыра алалар.

Узган атнада Чаллыда 538 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бу алдагы атна белән чагыштырганда ике тапкырга артык.  Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев белдерүенчә, авырудан саклануның иң нәтиҗәле ысулы - вакцина ясату. 5 сентябрьдән башлап Чаллы шифаханәләрендә вакцинаның назаль формасын куллана башлыйлар. Теләгән кешеләр аны хәзер борынга гына да салдыра алалар. Белгечләр әйтүенчә, бу укол кадатуга караганда уңайлырак. 

Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсендә, 2нче шәһәр хастаханәсендә һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә ковид белән авыручылар өчен 308 урын булдырылган. Аларны 231ендә кешеләр дәвалана. «Без ковид белән яшәүне дәвам итәбез. Бу чир нәтиҗәсендә күп кешене югалттык. Бу барыбызга да – сабак. Без үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә битараф булмаска тиеш. Вакцина ясату чирне җиңелрәк үткәрергә мөмкинлек бирә. Үзем бу ковид белән ике тапкыр чирләдем. Вакцина нәтиҗәсендә җиңел үткәрдем, –  дип мэр Наил Мәһдиев, шәһәрдәшләрне вакцина ясатырга чакырды. 

Кайбер эре предприятиеләрдә битлек режимы кертелде инде. Шәһәрдә шулай ук гриппка каршы прививка ясату башланды. Сәламәтлек саклау, мәгариф, җәмәгать транспорты өлкәләрендә эшләүчеләрнең 75%ы вакцина ясатса, гриппны җиңеп була дип саный белгечләр. 

Зөлфия ГАЛИМ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X