Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы балалар бакчаларында сак чаралары көчәйтелде

Мәгариф учреждениеләрендә техник куркынычсызлык чаралары урнаштыру эше дә алып барылачак.

Ульяновск өлкәсендәге балалар бакчасындагы атыштан соң Чаллы мәгариф учреждениеләрендә сак чаралары көчәйтелде. Ата-аналар балалар бакчаларына махсус рөхсәт кәгазе (пропуск) буенча гына үтә ала. Моннан тыш, техник куркынычсызлык чаралары урнаштыру эше дә алып барылачак. 

Исегезгә төшерәбез: 26 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә урнашкан балалар бакчасына коралланган ир-ат бәреп керә һәм ут ача. Каравылчы булмау сәбәпле аның юлына берәү дә аркылы төшми. Нәтиҗәдә, бер кече тәрбияче һәм ике бала һәлак була. Тулырак моннан укый аласыз. 
Илшат Солтанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация