Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы Сабан туена – татар авылы

Ул Яр буе паркында Сабантуй мәйданында төзелә.

“Авылда” агач йорт, алты сәүдә павильоны, тегермән, мичле беседка, хәтта кечкенә күл-кое да бар. Сабантуй көнне Чаллы кунакларын мичтә пешкән коймак һәм башка татар ашлары белән сыйлаячаклар. Сәүдә павильоннарында кулдан ясалган милли сувенирлар сатылачак. Шулай ук кунакчыл авылның бакчасы да булачак. 

Хәзерге көндә биредә көне-төне «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе хезмәткәрләре төзелеш эшләре алып бара. Авылга капка куелган, койма тотылган. Төп йорт тәрәзә өлгеләре белән бизәлгән. Тегермән эшләнеп килә, аның янында кечкенә күл урын алган. Бүген урынга тәрәзә пыялалары китерелде. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллы Сабан туе 18 июнь көнне узачак. Бу төзелеш тәмамланырга санаулы көннәр калып килә дигән сүз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация