Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

5нче хастаханә кабаттан ковид статусы алырга мөмкин

1/09 хастаханәсендә ковид-авыруларны кабул итә башладылар

Биредә 70 урынлык бүлек эшли башлады. Бу вирус йоктыручылар саны артуга бәйле. Авыруларны бирегә ашыгыч ярдәм хезмәте алып киләчәк. Хастаханәнең башка бүлекләре гадәти режимда эшли. 
ТР Роспотребнадзорның территориаль бүлеге мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан шәһәрдә коронавирус инфекциясенең 6596 очрагы теркәлгән. Бүгенге көнгә 372 кеше – табиблар күзәтүе астында.  Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 3 тапкыр арткан. Ковид йоктыручыларны шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсендә дә кабул итәләр.  
Исегезгә төшерәбез, 5нче шәһәр хастаханәсе узган елның 10нчы декабрендә генә коронавируслы авыруларны кабул итүдән туктаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация