Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыга Россия хөкүмәте рәисе килде

Кичә шәһәребезгә Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев эш визиты белән килде. Ул "Форд Соллерс-Чаллы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булды. Бу көнне биредә "Ford EcoSport" автомобилен серияләп җитештерә башладылар. Шул ук көнне хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев Россия базарын автомобиль техникасы белән тәэмин итүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Россия автомобиль базарында 2012 ел азагыннан...

Кичә шәһәребезгә Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев эш визиты белән килде. Ул "Форд Соллерс-Чаллы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булды. Бу көнне биредә "Ford EcoSport" автомобилен серияләп җитештерә башладылар. Шул ук көнне хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев Россия базарын автомобиль техникасы белән тәэмин итүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

Россия автомобиль базарында 2012 ел азагыннан бирле тискәре динамика күзәтелә. Быел 10 айда җиңел һәм җиңел коммерция автомобильләрен сату, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12,7 процентка, йөк машиналарын сату 18,7 процентка кимегән.

1 сентябрьдән башлап 2014 ел ахырына кадәр, автомобиль базарына ярдәм йөзеннән, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы утильләштерү программасын тормышка ашыра. Аңа 10 млрд сум күләмендә финанслау каралган. Программа кысаларында төрле класстагы 170 меңнән артык автомобиль сату ниятләнә, бер машина өчен компенсация күләме 40 меңнән (җиңел автомобиль) алып 350 мең сумга кадәр (йөк машинасы) тәшкил итә.

2013 елда министрлык автомобиль кредитларын субсидияләү программасын эшләтте. Ул чакта бу тискәре динамиканы тоткарларга булышты, әмма автомобиль базары артуга китермәде.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы фикеренчә, рубль девальвациясе Россия автомобиль базары үсеше өчен җитди куркыныч тудыра. Элегрәк ведомство башлыгы Денис Мантуров белдергәнчә, министрлык автомобиль җитештерүчеләр белән бергә 2015 елга автомобиль сәнәгатенә ихтимал ярдәм чараларын, шул исәптән, утильләштерү программасын, киләсе елда да озайту мөмкинлеген өйрәнә.

Эшлекле визиты кысаларында Дмитрий Медведев Түбән Каманың ТАНЕКО предприятиесендә дә булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев