Игътибар: ялган счетлар
Бу көннәрдә кайбер шәһәрдәшләргә газ плитәсенә техник хезмәт күрсәткән өчен ялган квитанцияләр килгән. Иң гаҗәбе, аларда "Трансгаз Казан" (ЭПУ "Чаллыгаз") предприятесенең зәңгәрсу эмблемасы төшерелмәгән. Бланкның форматы да үзгә: зуррак кәгазь битеннән өзеп алганга ошаган. Түләү суммасы да (270 сум) күрсәтелгән. Ләкин абонент юнәлтергә тиешле исәп-хисап номеры "Трансгаз Казан" ның рәсми...
Бу көннәрдә кайбер шәһәрдәшләргә газ плитәсенә техник хезмәт күрсәткән өчен ялган квитанцияләр килгән. Иң гаҗәбе, аларда "Трансгаз Казан" (ЭПУ "Чаллыгаз") предприятесенең зәңгәрсу эмблемасы төшерелмәгән. Бланкның форматы да үзгә: зуррак кәгазь битеннән өзеп алганга ошаган. Түләү суммасы да (270 сум) күрсәтелгән. Ләкин абонент юнәлтергә тиешле исәп-хисап номеры "Трансгаз Казан" ның рәсми бланкысындагы саннар белән тәңгәл килми. Инде әлеге бланкны алган шәһәрдәшебезнең фикерен тыңлыйк.
Әнием Татарстан урамында (50нче бистә) урнашкан "Чаллыгаз" офисына барып, ике бланкны да күрсәткән. Оператор исә аңа үзләренең рәсми бланкы буенча түләргә киңәш иткән. Ә икенче бланкның "чыгышы" турында бер сүз дә әйтмәгән.
"Трансгаз Казан" компаниясенең абонентларга хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Ольга Вәлиәхмәтова әйтүенчә, аларның счетлары бары тик фирма бланкында гына басыла. Ә башка форматтагы бланклар килгән вакытта, түләргә кирәк түгел, дип киңәш итә баш белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев