Бу җәйдә Чаллының 8 җир асты кичүе ремонтланачак, аларның төшү-менү баскычлары өстенә түбәләр дә куела.
Төзекләндерергә тиешле юл кичүләре җәмәгать транспортының "Бумажник микрорайоны", "Ершов", "Электротехник", "6 нчы комплекс", "Яшьләр", "Курчак театры", "Океан" һәм "Шишкинский проезд" тукталышлары янында. Бу төзекләндерү эшләре өчен шәһәр казнасыннан 62 миллион сум акча бүленгән.
Нет комментариев