Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАМАЗ ҮЗ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ 13 НЧЕ ПРЕМИЯ ӨЛӘШӘ

Ел башыннан күп санлы ял көннәре яки тулы булмаган эш атналары белән эшәсә дә КАМАЗ үз хезмәткәрләренә 13 нче хезмәт хакы түләргә булган. Бу хактагы күрсәтмәгә автогигантның генераль директоры Сергей Кагогин кул куйган инде.Аны эшчеләр 14 инюньдә май ае хезмәт хакы белән бергә алачаклар. Күпчелек җитештерү предприятиеләрендә, оешмаларда күптән инде...

Ел башыннан күп санлы ял көннәре яки тулы булмаган эш атналары белән эшәсә дә КАМАЗ үз хезмәткәрләренә 13 нче хезмәт хакы түләргә булган. Бу хактагы күрсәтмәгә автогигантның генераль директоры Сергей Кагогин кул куйган инде.Аны эшчеләр 14 инюньдә май ае хезмәт хакы белән бергә алачаклар.

Күпчелек җитештерү предприятиеләрендә, оешмаларда күптән инде ел йомгаклары буенча бирелә торган 13 нче хезмәт хакы бетерелде. КАМАЗ бу бүләкне узган ел алган табышларына карап бирә. Шулай да аның күләме һәр хезмәткәрнең окладының ½ өлеше кадәр булачак.Премияләр өчен барысы күпме күләмдә акча тотылыр, бу хакта КАМАЗ җитәкчеләре мәгълүмат бирүдән тыелып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев