Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коронавирустан борынга тамыза торган вакцина ясый башлыйлар

Назаль вакцинаның өстенлеген табиблар психологик яктан күрә – борын куышлыгы аша кертү инъекциягә караганда җиңелрәк кичерелә.

Татарстанда коронавирустан Спутник V вакцинасын борын аша (назаль вакцина) да кертеп булачак. Бу хакта  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан атомайзерлар – препаратны йоткылык өстенә сиптерергә мөмкинлек бирә торган, шприцка киертелә торган җайланмалар сатып алды», - диелә хәбәрдә. Вакцина ике компонентлы, беренчесеннән соң өч атна узгач, икенчесе кертелә.

Министрлык коронавирус йоктыручылар көннән көн арта баруын искәртә. Табиблар фикеренчә, борынга кертелә торган вакцина ревакцинация өчен иң кулае. Ә беренче тапкыр вакцинация узучыларга Спутник V вакцинасын инъекция рәвешендә кадату киңәш ителә.

Назаль вакцинаның өстенлеген табиблар психологик яктан күрә – борын куышлыгы аша кертү инъекциягә караганда җиңелрәк кичерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация