#ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугатка язылу кампаниясенең иң кызган чагында "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан массакүләм матбугат чараларына яздыр" дип исемләнгән акция игълан итте. Аңа Чаллы шәһәре җитәкчеләре дә, халык та актив кушылды.
Акциянең асылы шунда - "Почта России" сайтына яки ТР Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги РТ) порталына кереп, кирәкле матбугатны сайларга һәм банк картасы белән түләргә кирәк.Бу акциягә шәһәребез эшмәкәрләре, предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре дә кушылды. Эшмәкәр Евгений Иванов мәсәлән, әнисен "Шәһри Чаллы" газетасына яздырды.ТР иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Алабуга дәүләт музей тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко да бу чарадан читтә калмады. "Газеталарны укырга кирәк. Аларда халыкны борчыган мәсьәләләр чагылыш таба. Сәнгатькә, әдәбиятка кагылышлы язмаларны укырга яратам. Шуңа күрә Чаллыда нәшер ителә торган газеталарны алып, укып барам", - диде ул.Хөрмәтле җитәкчеләр, газета укучыларыбыз Сезне дә Дәүләт хезмәтләре порталы аша матбугатка язылырга өндибез. Абунәне элемтә бүлекләрендә дә, редакциягә килеп тә рәсмиләштерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев