Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхмәт безне сайлаганыгыз өчен!

«Шәһри Чаллы»ның быел да планнары зурдан.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең кулларда «Шәһри Чаллы» газетасының 2024 елда беренче саны. Арагызда безне еллар дәвамында алдырып килүчеләр дә, кызыксынып беренче тапкыр язылучылар да бардыр. Безне сайлаганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Без үз чиратыбызда сезгә эчтәлекле, мәгънәле һәм файдалы газета чыгарырга ышандырып калабыз. 

Чаллыда туган телебездә нәшер ителүче «Шәһри Чаллы» газетасы бүген республикада чыгучы абруйлы басмалар белән рәттән тора. Бер генә вакыйганы да күздән ычкындырмый торган, үз йөзе, үз холкы булган, һәрвакыт укучылары зәвыгын һәм ихтыяҗын истә тоткан заманча татар газетасы ул. Без халыкка якын булырга омтылабыз. Гап-гади шәһәрдәшләребезнең безгә карата фикере, чын күңелдән әйткән тәкъдимнәре безгә бар нәрсәдән дә өстен, кадерлерәк. 

Тагын бер нәрсәгә аеруча басым ясыйсым килә: «Шәһри Чаллы» – телебез, милләтебез сагында. Туган тел – беренчел, аны югалту үзебезне югалтуга тиң. Газетага язылу кампаниясе вакытында да милләттәшләребезгә моны кат-кат искәртәбез. Ишетүчеләр бар, ишетмәүчеләр дә. Минем бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә дә олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Татар телендәге басмага яхшы мөнәсәбәте, хөрмәте өчен. 

Бөтендөнья Татар конгрессының Чаллы бүлеге белән дә бергә килешеп эшлибез. Аның җитәкчесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Факил Сафин «Шәһри Чаллы» турында яхшы фикердә, безне халыкка таныту өчен саллы өлешен кертә. 
Шәһәр Башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Чаллыда татар басмаларына яздыруны ихлас кайгыртучы җитәкче. Бүгенге интернет заманында аларны саклап калуның әһәмиятен һәрдаим ассызыклап торучы лаеклы милләттәшебез ул. 

Яшерен-батырын түгел, безнең төп таянычыбыз – мәктәпләр. Шөкер, педагоглар балаларда һәм ата-аналарда милли үзаң тәрбияләүне читкә куймый, үзләренең төп эшләре, проблемалары хәттин ашса да. Минем редакциябезнең кайбер дусларының исемнәрен кабатлыйсым килә. Гали Акыш исемендәге лицей-интернат директоры, шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова. Лицей укучылары һәм ата-аналары «Шәһри Чаллы»ны күпләп хәйрия итеп социаль оешмаларга яздыра. 52нче мәктәп быел да татар басмаларына яздыру буенча лидер (директоры – Дамир Нуриәхмәтов). Бу мәктәптә фидакарь ярдәмчебез – китапханәче Илфания Нуретдинова. 54нче гимназия белән элемтә-хезмәттәшлегебез елдан-ел ныгый. Алар «Шәһри Чаллы»ның «Минем балам татарча сойләшә» проектының дәвамчылары да. 2нче гимназия, 13, 18, 21, 28, 29, 37, 39, 49, 55нче мәктәпләрдә, 79нчы гимназия-интернатта да «Шәһри Чаллы»ны яратып укыйлар. Кызганыч, татар телен дөньякүләм көндәшлек дәрәҗәсенә күтәрергә алынган «Адымнар» полилингваль мәктәбендә шәһәр газетасына игьтибар житми. 

Безнең дусларыбыз арасында аерым предприятиеләр дә бар. Күп очракта татар җитәкчеләренең, депутатларының милли җанлы булуы сөендерә, ярдәм итә. Чынлап та, мөмкинлегебез булганда нишләп әле милләтне кайгыртмаска?!
«Шәһри Чаллы»ны бик күп зыялылар алдыра, әдәбият, сәнгать әһелләре... Киләчәктә аларның саны тагын да артыр дип өметләнәбез. Юкса, милләт язмышы турында борчылып сөйләүчеләр бихисап. Кызганыч, тәгаен эшкә килгәндә күпләр читтә кала. Бәлки илкүләм вәзгыятьне кискен үзгәртергә безнең көчебез дә житмидер. Ә менә милли үзаң тәрбияләүне бурыч итеп куйган газета-журналларга язылырга берәү дә комачауламый бит. 

«Шәһри Чаллы»ның быел да планнары зурдан. Халык яраткан, үз иткән проектларыбызны һичшиксез дәвам итәчәкбез. Моның өчен коллективның фидакарьлеге дә, һөнәри мөмкинлекләре дә җитәрлек. Сүз уңаенда искәртим, бүген газета кәгазь басма буларак кына түгел, сайт, социаль челтәрләрдә дә яши. Соңгы ике елда «Шәһри Чаллы»ның интернет киңлекләрдәге подписчиклар саны 25 меңнән артып китте. Узган ел социаль челтәрләрдә «Җомга иртәсе» тапшыруы чыга башлады. Хак динебезгә кагылышлы сорауларга ачыклык кертү өчен эшмәкәр, журналист, хаҗия Гөлчәчәк Титова дин әһелләрен чакырып эчтәлекле әңгәмәләр кора. Икенче проектның авторы – журналист Резидә Ганиева. Ул укучыларыбызның теләкләрен искә алып, «Йолдызлы мизгел» тапшыруын алып бара. Мондый дәүләт-шәхси партнерлык мисалы башка беркайда да юк. «Шәһри Чаллыдан – «Пятачок» та, туган төбәкләребезгә багышланган «Шушы җирдән, шушы туфрактан без» рубрикасы да дәвам итәчәк. 

Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа елда без могҗизалар көтәбез. Күңелегездә йөрткән иң могҗизалы вакыйганы сезгә «Шәһри Чаллы» ирештерсә иде!

Резидә Юсупова, ТРның атказанган матбугат хезмәткәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баш редактор сүзе