Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республиканың иң яхшы янгын сүндерүчесе Чаллыда яши

Яр Чаллының 55нче янгын сүндерү частенең өлкән янгын сүндерүчесе Ранил Гаязов «Иң яхшы янгын сүндерүче» республика конкурсында җиңде. Чаллы янгын сүндерүчесе өченче ел рәттән әлеге профессиональ конкурста катнаша. Быел ул штурм баскычы, кросс-фит һәм башка ярышларда көндәшләрен узып, яхшы физик әзерлек күрсәтте һәм уңышлы стартлар ярдәмендә 1нче урын яулады.

Яр Чаллының 55 нче янгын сүндерү частендә Ранил Гаязов сигез ел эшли. Татарстанның иң яхшы янгын сүндерүчесе һөнәрендә иң мөһиме - тизлек һәм бердәм команда дип билгеләп үтә ул.

Хәзерге вакытта Ранил Гаязов ярышларның Бөтенроссия этабына әзерләнә.
Әйтергә кирәк, экипировка һәм кирәкле җиһазлар белән бергә янгын сүндерүченең хәрби киеме 35-40 кг тәшкил итә. Янгын сүндерүчегә хәрби киемен 25 секундтан да озаграк кию тыела. Бу -  махсус норматив.

Чаллы янгын сүндерүчеләре республика һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда даими рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Өч ел рәттән «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы каравыл башлыгы» титулына Чаллыдан Никита Семашкин лаек булган иде. Ул - Яр Чаллыда 56нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең эчке хезмәт өлкән лейтенанты булып эшли.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация