Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәтә
Көн темасы

Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәтә

Россиядә коронавирусның яңа дулкыны сезонлы инфекция буларак башланырга мөмкин.

Россиядә коронавирусның яңа дулкыны көзен сезонлы инфекция буларак башланырга мөмкин. “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“COVID-19 акрынлап сезонлы инфекциягә әйләнеп килә. SARS-CoV2 көзен кабат көчәергә мөмкин”, – дигән ул. Аның әйтүенчә, гадәттә көз көне сулыш органнарына бәрүче күп кенә инфекцияләр, шул исәптән сезонлы коронавируслар “баш калкыта”.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядә коронавирусның май ахыры-июньдә көчәячәген фаразлаган иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев