Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәүдә объектлары тикшерелә

Чаллыда ел башыннан алып 31 янгын очрагы теркәлгән. Аларда өч кешенең гомере өзелгән, бер кеше имгәнү алган. Иң күп янгын чыгу (11 очрак) торак секторда теркәлгән. Бу үткән елдагыга караганда 37,5%ка кимрәк. Бу саннарны матбугат конференциясендә янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Расих Сәхибуллин җиткерде. Шулай ук ул ТР Прокуратурасы таләбе...

Чаллыда ел башыннан алып 31 янгын очрагы теркәлгән. Аларда өч кешенең гомере өзелгән, бер кеше имгәнү алган. Иң күп янгын чыгу (11 очрак) торак секторда теркәлгән. Бу үткән елдагыга караганда 37,5%ка кимрәк. Бу саннарны матбугат конференциясендә янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Расих Сәхибуллин җиткерде.

Шулай ук ул ТР Прокуратурасы таләбе нигезендә республикада 13 марттан 13 апрельгә кадәр халыкка төрле товарларны ваклап сатуны тәэмин итүче объектларны планнан тыш тикшерү үткәреләчәген хәбәр итте. Тикшерүнең һәм җитешсезлекләрне бетерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатып торасы юк. Башкаланың "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгын - тормыш кисәтүе.

Чаллыда әлеге таләп нигезендә халык күп була торган 61 сәүдә объекты янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерелә. Рейдлар 18 марттан 13 апрельгә кадәр үткәрелә. Объектларның исемлеге инде тәгаенләнгән. Җитешсезлекләр ачыкланган һәр очрак буенча акт төзелә, һәр объект җитәкчесенә кимчелекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелә.

Тикшерүләр барышында сәүдә объектларында янгынга каршы инструктаж үткәрелә һәм янгын булган очракта халыкны эвакуацияләү буенча күнегүләр оештырыла. Тикшерү тулысынча тәмамланганнан соң, нәтиҗәләре прокуратурага тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев