Татарстан – горурлыгыбыз
Татарстан Конституциясе - республикабызның Төп законы. Ул республикабызда яшәүче күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра. Конституция 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде һәм ул яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе.
Төп законыбыз ике дистә елга якын вакыт дәвамында республикабызда законлылыкның һәм хокук тәртибенең, гражданнар хокукларының гаранты булып тора. Татарстан Конституциясе, реформалар башланган чорда ук, республика социаль-икътисадый үсешенең социаль базар хуҗалыгы, хуҗалык эшчәнлеге иреге, милек формаларының күптөрлелеге һәм тигезлеге нигезләрен салды.
Республикабызда 6 ноябрь бәйрәм - ял көне. Без шәһәрдәшләребездән бу бәйрәм турында фикерләрен сораштырдык.
Асия Гаделшина, сәүдә хезмәткәре:
- Мин үзебезнең Татарстанны, Чаллыны бик яратам. Конституция ул безнең Төп законыбыз, анда барлык хокукларыбыз язылган, әйтик, хезмәт итәргә, ял итәргә ирегебез бар. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!
Азат Шакиров, такси йөртүче:
- Һәр илнең, дәүләтнең үз законнары була. Безнең Конституция, минем аңлавымча, тулы хокуклы кеше булып яшәргә мөмкинлек бирә. Мин кол түгел, ирекле граждан. Кая телим, шунда барам, закон нигезендә, бөтен теләгән нәрсәне эшли алам. Кыскасы, Конституция кешене кеше итеп таный торган документ.
Эльвира Сөләйманова, тәрбияче:
- Мин, беренче чиратта, халкыбызны, республикабызны таныткан закон дип саныйм Конституцияне. Милли мәсьәләләрне хәл иткәндә, Төп законны нигез итеп, киләчәккә карап эшлибез. Мәгарифтә булсынмы, сәнгатьтәме... Мин үзем Конституциябез белән горурлана алам.
Халидә Борһанова, пенсионер:
- Мин әле октябрь бәйрәме җитә дип йөри идем. Без, өлкәннәр, белеп тә бетермибез. Төп закон көне дип әйтәсез, без пенсионерларның хокукларын да яклый бит ул. Пенсия алабыз, даруларга ташламалар бар, табиблар бушлай кабул итәләр. Болар барысы да шунда язылгангадыр, дип уйлыйм инде мин. Хөкүмәткә рәхмәт, картларны ярдәменнән ташламый.
Зилә Әхмәтҗанова, студент:
- Республикабыз Конституциясе миңа белем алырга хокук бирде. Әти-әнием заводта эшли. Алар ел да ял итә алалар. Энем эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Бу да шушы законыбыз нигезендә бит. Тарихтан беләбез, булган шундый заманнар, крепостной крестьяннар бернинди хокукка ия булмаганнар. Патша самодержавиесе дә гади халыкны кыскан. Безнең татар халкы үз милли мәнфәгатьләрен кайгыртып, ТР Конституциясе нигезендә эшли һәм яши.
Илһамия Садриева, Әлмәттән килгән кунак:
- Конституция кабул итеп, республика депутатлары үз җиребездә хуҗа булып яшәргә хаклыбыз, дип белдерделәр. Мин моңа шат. Әйтик, без үз җиребездә чыккан нефтьне файдаланабыз, бу турыда Төп законда әйтелгән бит. Бик әйбәт, күркәм бәйрәм - Конституция көне.
Илдар, шәкерт:
- ТР Конституциясендә дин һәм вөҗдан иреге хакында да ачык итеп язылган. Бездә нинди генә дин тотуына карамастан, чикләүләр юк. Республика Конституциясен хөрмәт итәм. Бәйрәм көнне әниләр Коръән уку мәҗлесе үткәрергә җыеналар, иншаллаһ!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, милләттәшләр, республикабызның Төп законы - Конституция кабул ителгән көн белән барчагызны тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев