“Татфондбанк” ачылды
Көн темасы

“Татфондбанк” ачылды

Бүген сәгать иртәнге 10да "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте офислары эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. Атнаның эш көннәрендә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшли. "Банк бүлекчәләрендә кредитларны түләргә, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан салган акчаларны алу турында һәм килеп туган башка мәсьәләләрдә

консультацияләр алу мөмкин булачак", - диелә кредит оешмасының матбугат хезмәте мәгълүматында. Банкның рәсми сайтында еш бирелә торган сорауларга җаваплар бастырылган. Искәртеп үтик: 14 декабрьдән 17сенә кадәр "Татфондбанк" клиентларына хезмәт күрсәтү эшен туктатып торды.


Нет комментариев