Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Президенты – Чаллыда

14 декабрьдә шәһәребезгә чираттагы эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика җитәкчесе берничә объектта булды.

Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов Чал­лы­да яңа он­ко­ло­гия үзә­ген­дә ам­бу­ла­то­рия кор­пу­сын, нур­лы ди­аг­нос­ти­ка бү­ле­ген, пал­ли­а­тив бү­лек­не, по­лик­ли­ни­ка­ны, функ­ци­о­наль ди­аг­нос­ти­ка бү­ле­ген, мор­фо­ло­гия ла­бо­ра­то­ри­я­сен, опе­ра­ция бло­гын, па­ла­та­лар­ны һәм ра­ди­о­те­ра­пия кор­пу­сын ка­рап чык­ты. Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты­на хә­бәр ител­гән­чә, мах­сус­лаш­ты­рыл­ган он­ко­ло­гия яр­дә­ме күр­сә­тү бу­ен­ча бө­тен тех­но­ло­гик цикл (про­фи­лак­тик эш, ди­аг­нос­ти­ка, мах­сус­лаш­ты­рыл­ган дә­ва­лау, дис­пан­сер кү­зә­түе) бер урын­да туп­ла­на­чак. Бу ди­аг­ноз кую ва­кы­тын шак­тый ки­ме­тер­гә, аның тө­гәл­ле­ген арт­ты­рыр­га һәм граж­дан­нар тор­мы­шын сак­лап ка­лу өчен мах­сус дә­ва­ла­ну­ны мөм­кин ка­дәр тиз баш­лар­га мөм­кин­лек би­рә­чәк.

Соң­гы ике ел­да кадр­лар­ны җә­леп итү һәм укы­ту бу­ен­ча эш алып ба­рыл­ды. 31 бел­геч эш­кә алын­ды, шу­лар­ның ун­дүр­те он­ко­лог, ике­се рент­ге­но­лог, өче­се ульт­ра­та­выш ди­аг­нос­ти­ка­сы та­би­бы, 3 та­биб — эн­дос­ко­пист. Бү­ген­ге көн­дә тө­зе­леш-мон­таж эш­лә­ре 100 про­цент­ка ди­яр­лек баш­ка­рыл­ган. Хә­зер­ге ва­кыт­та электр һәм аз эш­лә­ү­че сис­те­ма­лар­ны эш­лә­теп җи­бә­рү һәм ме­ди­ци­на җи­һаз­ла­рын мон­таж­лау эш­лә­ре ба­ра.

Рөс­тәм Миң­не­ха­нов баш­ка­рыл­ган тө­зе­леш эш­лә­ре­нең сый­фа­тын уңай бә­я­лә­де һәм яңа үзәк бәй­рәм­нәр­дән соң ук эш­ли баш­лар­га ти­еш, дип өс­тә­де. Аны ТР сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры Ма­рат Са­дый­ков һәм ав­то­шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев оза­тып йөр­де.

Рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­се күп­тән тү­гел ка­пи­таль ре­монт бул­ган Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зи­я­дә дә бул­ды. Ре­кон­ст­рук­ция кы­са­ла­рын­да би­ре­дә аш­ха­нә дә яңар­тыл­ды. Рөс­тәм Миң­не­ха­нов мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­се һәм ба­ла­лар­ны тук­лан­ды­ру бе­лән та­ныш­ты. Аш­ха­нә­дә­ге ри­зык­тан авыз ит­те.

Рөс­тәм Миң­не­ха­нов сый­ныф бүл­мә­лә­рен, спорт за­лын, кө­рәш һәм баш­лан­гыч сый­ныф бүл­мә­лә­рен ка­рап, юга­ры бәя бир­де. Аш­ха­нә­дә ту­лы­сын­ча җи­һаз­лар­ны ал­маш­тыр­ды­лар, он һәм җи­ләк-җи­меш це­хын мо­дер­ни­за­ци­я­лә­гән­нәр.

Ка­пи­таль ре­монт, ап­па­ра­ту­ра һәм җи­һаз­лар алу өчен рес­пуб­ли­ка каз­на­сын­нан 176 мил­ли­он сум ак­ча бү­леп би­рел­гән. Бү­ген­ге көн­дә би­ре­дә 810 ба­ла укый.

Пре­зи­дент шу­лай ук “КА­МАЗ”­да бул­ды, “Нур” һәм “Шат­лык” яшь­ләр үзәк­лә­рен ка­ра­ды.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация