Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык идарә итү компанияләреннән ризасыз

2023 елның 9 аенда шәһәр җитәкчеләренә 5900 мөрәҗәгать кергән.

Башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова халыкның мөрәҗәгатьләре буенча хисап тотты. 

1247  мөрәҗәгать торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышы. Кешеләрне ишегалларын төзекләндерү, подъездларны җыештыру, тарифлар, лифтларның торышы, урамнарны яктырту мәсьәләләре борчый. Халык  «Камстройсервис», «Челныстройремонт», «Жилкомсервис», «Үзәк», «Электротехниклар» идарә итү компанияләре эшеннән ризасызлык белдерә. 

«Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләр мөрәҗәгатьләр санын киметергә мөмкинлек бирде», – диде Гөлнар Әхмәтова.

«Халык контроле» порталы аша да гозерләр килә. Ел башыннан 9359 хәбәр (2022 елга караганда 1730га азрак)  алынган.  Аларның 83,8 проценты уңай хәл ителгән. Мөрәҗәгатьләр күбесе инфроструктураны төзекләндерүгә (4620), юллар торышына (2560), торак-коммуналь хуҗалыкка (696)  кагыла. 
Бу нисбәттән шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуевны һәм торак-коммуналь һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе  җитәкчесе Руслан Вильдановны  тәнкыйтьләде. 

–    Халыктан кергән шикаятьләр арткан өлкәләр буенча аерым эшләргә кирәк. Бу беренче чиратта идарә итү компанияләренә кагыла. Дөрес, без тарифларга йогынты ясый алмыйбыз. Әмма  идарә итү компанияләре эшчәнлеген күзәтчелек органнары бергә яхшыртырга  кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышы мәсьәләрне хәл итү Зуев белән Вильдановның эше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак коммуналь хуҗалык