Яңа боҗрадагы юл билгеләренә игътибарлы булыгыз - ФОТОЛАР
Көн темасы

Яңа боҗрадагы юл билгеләренә игътибарлы булыгыз - ФОТОЛАР

Чаллыда Халыклар дуслыгы проспектындагы яңа боҗра буенча вакытлыча хәрәкәт ачылды.

Бүген Чаллыда Халыклар дуслыгы проспектындагы «Омега» сәүдә үзәге янындагы яңа боҗра буенча вакытлыча хәрәкәт ачылды.

«Бүген иртән боҗраны карадык. Кызганыч, күпләр юл кагыйдәләре билгеләренә игътибар итмиләр. Хәзер боҗра – төп юл, калганнары – икенчел, – ди «Автомобиль юллары» муниципаль автоном предприятиесе директоры Марат Анисимов. – Шәһәрдәшләр билгеләргә карап йөрсеннәр иде. Бүген без эшләрне тәмамлап, боҗра буенча хәрәкәтне тулысынча ачарга җыенабыз».

10нчы бистә ягында җәяүлеләр һәм велосипедчылар  юлы барлыкка килде. Әле Халыклар дуслыгы проспектында төзекләндерү эшләре күп, төзүчеләр аларны 30 октябрьгә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Зөлфия Галим

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев