Яндырырга ярамый!
Май бәйрәмнәре күп кенә шәһәрдәшләребез өчен шашлык пешереп, бакча эшләре сезонын ачып җибәрү вакыты булып тора. Әмма "Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна учреждениесенең җитәкчесе Рөстәм Юмагулов кисәтә - үләннәрне яндырырга һәм учак, мангалларда ризык пешерегә ярамый! Сәбәбе - Татарстан Республикасы территориясендә 15...
Әлеге чорда ачык утта (учак, мангал) ризык пешерү, коры үләнне һәм чүпләрне яндыру, урман янгыннары куркынычына дучар булган торак пунктларда, урман участоклары белән янәшә булган җиләк-җимеш бакчаларында, яшелчә бакчаларында 1-3 класслы куркынычы булган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Законны бозучыларга штраф та яный.
Гомумән, Рөстәм Юмагулов билгеләп үткәнчә, узган елның язгы-җәйге чорында ут белән саксыз эш итү аркасында 33 бакча өе янып беткән. Бер кеше һәлак булган. Барлыгы уттан 2016 елда 52 бакча өе зыян күргән. Аларда биш кешенең гомере өзелгән.
Урманнарда да бик сак булырга кирәк. Коры көнне сүндерми калган тәмәке төпчеге, шырпы аркасында бик күп мәйданнар янып бетә. Мисал өчен, узган елны Яр буе паркында шул сәбәпле дүрт урында көчле янгын чыккан булган. Гомумән, 2016 елда шәһәребездә 83 төрле коры үлән һәм чүп-чарның яну очраклары теркәлгән. Моны күздә тотып белгечләр, Башкарма комитет районнары башлыкларына шәһәр территорияләрен чуп-чар һәм коры үләннән арындыру буенча чаралар күрүне сорады. Янгынга каршы саклык чараларын арттыруга юнәлтелгән махсус хокукый актлар санын арттыру буенча тәкъдимнәр чыгарылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә бакчачылык ширкәтләренә рейдлар оештыру мөһимлеге дә ассызыкланды.
Шәһәр мәктәпләрендә дә аңлату эшләре алып барылачак. Анда класс сәгатьләрендә укытучылар учак ягу, шырпы һәм ут чыганаклары белән уйнауның сәламәтлек һәм әйлә-тирә өчен куркыныч булуы турында сөйләнеләчәк.
Тимер-юл хезмәткәрләре дә әлеге эштән читтә калмый. Хезмәткәрләр билгеләнгән территорияләрдә чүпләрне җыеп, куланыштан чыккан шпалаларны җыю буенча да эшләр башкарачаклар. Урман зоналарын патрульләү буенча да график һәм маршрутлар төзеләчәк.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев