Путин WorldSkills турында: Мин ача алырмын, тик сезнең кебек эшли алмыйм
1018
0
Казанда 2019 елның августында һөнәри осталык буенча WorldSkills International дөнья чемпионаты булачак.
Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләре Россия Президенты Владимир Путинны Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына чакырды. Владимир Путин бу тәкъдимгә җавап бирде.
"Без августта Казанда WorldSkills-2019 чемпионатын ачу тантанасына әзерләнәбез. Сезне, Владимир Владимирович, WorldSkills-2019 ачылу тантанасына чакырасыбыз килә”, – дигән иде завод хезмәткәрләре.
“Мин бары тик ача гына алам. Сезнең кебек берни дә эшли алмыйм", - диде Президент.
Һөнәри осталык буенча WorldSkills International дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә уза. Чарада 60 илдән 1600 яшь белгеч катнашачак. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачак.
Владимир Путин бүген Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды, җитештерүне модернизацияләү барышы белән танышты.
Фото: tatarstan.ru, kremlin.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/13/186189/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев