Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

10 елдан соң энесе табылган

«Абыем, әти-әниемнәрнең каберен күрәсем, балаларыма ярдәм итәсем килә», дигән табылган ир.

«Өмет соңыннан үлә», – диләр. Фәния ханым энесе Илгизнең исән-сау булуына өметен өзгән иде инде. Китеп югалып, берничә айдан соң кайта торган Илгизнең 10 ел бер хәбәре дә булмады. Әтисе вафат булагач, аны бөтен җирдән эзләделәр. Морглар, полиция – берсе дә калмады. Әмма Илгиз суга төшкән балта кебек юкка чыкты. Әнисен дә, әтисен дә, абыйсын да ансыз соңгы юлга озаттылар. Илгизнең ике улы да югары уку йортын тәмамлап, яхшы урыннарга эшкә урнаштылар. Икесе дә гаиләләрен кордылар. Икесенең дә балалары үсеп килә. Хатыны Фәридә башкалага китеп урнашты, социаль ипотекага фатир да алды. 

Бергә яшәгәндә спиртлы эчемлекләр белән мавыгып, җанына тисә дә, күңеле яхшы булган ирен Фәридә дә эзләтеп карады. Бармаган күрәзәче, сихерче  калмады. Барысы да аңа Илгизне үлгән  дигәннәр.  Абыйсы Марат та энесен эзләтте, бик күрәсе, аның белән сөйләшеп утырасы килә иде аның. Тик эзләү нәтиҗә бирмәде. Марат узган ел юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп һәлак булды, исән килеш энесен күрә алмады.   

Шуннан соң, Фәния ханым да, Илгизнең гаиләсе дә рухы шат булып ятсын дип, гел хәер биреп тордылар. Якын кешеләренең туган көнендә (чөнки үлгән көне билгесез) Коръән ашы уздырдылар.  Тормыш дәвам итте. Илгизнең юклыгын, Аллаһы Тәгаләнең әмере шулдыр дип, кабул иттеләр дә, һәркем үз дөньясында яши башлады. Балалар үсеп мөстәкыйльлеккә чыкты. Зурлар әкрен генә олыгаю этабына керделәр. 

2 июльдә бөтен кешене шок хәленә китергән хәбәр килеп иреште. 10 елдан соң Илгиз элемтәгә чыга. Ул үзе улларын, туганнарын эзләп таба. 

Фәния ханым аның тавышын ишеткәч, шок кичерә. Шулай да бу яңалык белән уртаклашырга үзендә көч тапты. 

– Сеңелем, шатланырга да, кайгырырга да белмим. 2 июльдә җиләк җыеп кайткан гына идек.  Илгизнең улы Азамат шалтыратты. «Апа, хәлләрегез ничек? Безнеке бар да яхшы. Әни эшләп йөри. Кызым Алисә үсә, тәпи йөрергә җыена.  Бер зур яңалыгым бар. Егылып китмәс өчен диваныңа җайлап утыр, – ди. – Миңа әти шалтыратты. Ул исән. Телефон номерыңны бирдем. Тиздән сиңа шалтыратыр. Әзер булыгыз. 10-15 минут вакыттан соң, Илгизебез шалтыратты. Тавышы  шул ук, матурланып киткән. Бик озак сөйләштек. Үзе турында сөйләде. Электән үк алдашырга яраткан энемә бик үк ышанып бетмәсәм дә, рәхәтләнеп сөйләштек. Ул үзенең  Чиләбе шәһәрендә  булуын әйтте. «Бик сагындым барыгызны да. Мин хәзер бөтенләй башка кеше. Күп чирләр кичердем, ковидның катлаулы формасын да җиңеп чыктым. Туберкулезны да дәваладылар. Бөтен тормышымны күз алдымнан үткәрдем дә, үземнең дөрес яшәмәгәнлегемне аңладым. Эчүне, тәмәке тартуыны ташладым. Улларымны табып, алардан гафу үтендем. Тик Фәридәмә шалтыратырга кыюлыгым җитми әле.  Балаларымны үстерешергә, укытырга, туйларын уздырырга булыша алмавым өчен үкенәм. Хәзер шул хаталарымны төзәтергә телим. Хәрби комиссариатка бардым. Махсус хәрби операциягә китәсем килә. Гариза яздым. Балаларыма оныкларымны үстерешергә булышасы иде. Аларда бит минем каным ага. Хәзер медицина тикшерүе узып йөрим. Җибәрсәләр, һичшиксез барачакмын», – ди.  Энемнең тормышка карашы үзгәрүенә сөендем инде. Тик әле бу хәлнең дөреслегенә тулысынча ышанып булмый. Видеодан карап сөйләштек. Әтинең төсмерләре кергән үзенә. Абыйсының үлемен ишеткәч шаккатты. «Елмай әле»,  –  дим, «елмаясым килми», – ди. Үзенең өс-башы чиста. Үзем генә яшим ди.  Минем башта мең төрле уй. Ашым аш түгел. Ашарына бармы, кая яши икән дип кайгырам. Медицина комиссиясе үтеп, СВОга китсә, күрми дә калабыз дип борчылам. Җибәрмәсәләр, балаларына, оныкларына җәфа булмасмы? Кабат эчүгә бирелмәсме дим... Әле үземнең халәтемне дә аңламыйм. Хәзер телефоны бар инде. Кунакка чакырырга уйлыйм. Эчүен чынлап та ташласа, Фәридәсе  дә гафу итәр бәлки. Илгизебезнең холкы начар түгел, күңеле яхшы бит. Ни дисәң дә,  менә дигән улларының әтисе бит ул! Кайтып, гаиләсеннән гафу үтенсә, кабул итәрләр дип тә өметләнәм. Эшкә урнашып, хатынына ипотекасын түләргә булышсын, картлык көннәрен бергә үткәрсеннәр, оныкларын бергә сөйсеннәр иде.  

Илгизнең табылуы алдыннан Марат энемне төштә күрдем. Елмаеп ята.

«Илгиздән хат алдым. «Тиздән туган якларга кайтам», – дип әйтте. Кая кайта икән? Сезнең янгамы, минем янгамы?» – диде, ә мин куркып уянып киттем. 

Энем белән Чулман елгасы буенда утырып, сөйләшәсем, киңәшләремне бирәсем килә. Аллаһым очрашулар насыйп итсен.

Кан туганны югалту бик авыр бит. Берсе мәңгелеккә китте. Икенчесен тапкач, тагын югалту җиңел булмас. Яшьлегебез аерым-суырым үтте инде. Һичьюгы картлыкта туганнар, дуслар белән чөкердәшеп яшисе иде. Күпме гомеребез калгандыр. Аллаһы Тәгалә ахырын хәерле итсен иде.

Амин, амин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту СВО язмаларда язмыш