Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Әни, без баймы?»

Икенче сыйныфта укучы улыбыз беркөнне мәктәптән кайтты да: «Әни, без баймы?» – дип күзгә текәлде.

Әһә, мин әйтәм, класста кемдер шапырынган, күрәсең. «Әйе, улым, без бай, тәмле ашап торасың, матур киенәсең, үзеңнең аерым бүлмәң бар, апаңның да, синең дә телефоннарыгыз, компьютерыгыз бар. Әйе, без бай. Күрче, күпме акчабыз бар!» – дип, улыма ипотека кредиты өчен бу айда түләргә әзерләп куелган акчаларны күрсәттем. «Ай-яй, күп икән!» – дип, малаебыз сөенеп елмайды. Балалар кимсенеп үсмәсеннәр дип тырышабыз инде шулай. Нигә аларны проблемаларыбыз белән борчырга? Балачаклары бәхетле булсын.

Дилбәр Сафина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев