Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Гомер буе җыйган малыбыз мизгел эчендә янып бетте»

Тукай районы Иске Байлар авылында 30 сентябрьдә чыккан янгын ярты сәгать эчендә Гөлнур Шакированың ихатасындагы каралты-курасын көлгә әйләндерә. Әле дә ярый үзе исән-сау кала һәм йортка зыян килми.

Гөлнур апа – безнең газетага кызыклы башваткычлар төзеп җибәрүче Гөлфинә Шакированың әнисе (аның турында монда язган идек). «Күз ачып йомганчы гомер буе җыйган малыбыз көлгә әйләнде. Әнкәй нык булырга тырыша, тик еламыйча да булдыра алмый», – ди Гөлфинә.  

Гөлнур ханым янгынның ничек килеп чыкканын сөйләде.

– Малларга дип чөгендер утырткан идем. Аларны алып, сабакларын кистем дә абзарга кертергә әзерләндем. Чүбе шунда өелеп калды. Шул арада бозауларга чөгендер белән кабак турап бирдем дә, өйгә кереп киттем. Төш вакыты җиткән иде. Башта ботка пешереп ашармын дигән идем, ничектер урамга чыгасы иттем. Алдагы көнне генә дүрт төргәк печән алып килгәннәр иде, карасам шул печән яна!.. Шул арада гына янгын бөтереп кенә алды да абзарга сикерде. Мин тиз-тиз өйгә кереп киттем, бертуган энем Фәнүскә шалтыраттым. Шул арада ялкын күршем Факилнең мунчасына, абзарына үрмәләгән... Күршемнең абзардагы дүрт сарыгын да чыгарырга өлгермәделәр, – дип сөйли Гөлнур апа. – Санаулы мизгелләр эчендә бөтен тормышым күз алдымнан үтте, җыйган күпме әйберем санаулы минутлар эчендә янып бетте бит... 

– Әле ярый сыерым исән калды. Аны югары очка менгереп, арканга бәйләп куйган идем. Янгын сүндерергә килүче авылдашлар сарайдагы үгез белән бозавымны чыгара алмыйча озак интектеләр. Бөтен җирдә ут, сарайның түбәсе менә ишелер дип куркабыз, ә хайваннар чыкмый... Яннарына булдыра алганча якын барып, ялварып чакырдым. Чыктылар. Аллаһка шөкер, исән калдылар. Ике тавыгым ут эчендә калды инде... Санаулы гына булгач, алар да бик жәл. 

Әле ярый энем Фәнүс янәшәдәге йортта гына яши. Бу хәтле мәхшәрне күреп, аңымны җуяр дәрәҗәгә җиткән идем. Янгын сүндерүчеләргә Фәнүс шалтыраткан, авылга да тиз арада хәбәр таралды. Бөтен авылдашлар җыелды, Аллаһның рәхмәте. Коедан су ала-ала төптән ләм чыга башлады: янгын белән көрәшкә кем көрәк алды, чиләк тотып йөгерүчеләр бихисап иде. Мизгелләр эчендә ут абзардан келәткә, келәттән кар базына сикерә-сикерә генә күчте. Җил дә шул якка иде. Үтенеп Аллаһтан сорадым, әзгә генә җилне туктатып тор, дидем. Басылды җил. Шул арада Чаллыдан янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Минем һәм күршемнең йортларын саклап калу өчен тырыштылар. Аллаһка шөкер, янгынны ул якка җибәрмәделәр, – ди ул.

Гөлнур апаның ике абзары, сарае, мунчасы, келәте, кар базы, гаражы янып бетә. Гаражның каркасы калган, анысы. Тик эчендәге көл һәм корым исенә чыдашлы түгел. «Монысы дүрт ел элек вафат булган ирем Рәҗәпнең машинасы иде, ул да зыян күрде инде.

Гөлфинә кызым вакытында саттырмады, әти төсе булып торсын ди иде. Мондагы бар нәрсә яраксыз хәзер», – ди әңгәмәдәшем.

Нишләргә, кая барырга, алга таба ничек тормыш итәргә дип хафалана хәзер Гөлнур апа. Шөкер, ярдәмгә килердәй авылдашлары, туганнары бар. «Бөтен эшне башлап йөрүче энем Фәнүс бар. Әле менә кар базының өстен каплап куярга җыена, кечкенә генә сарайга урын да әзерләп куйды. Сыерым белән бозау күршеләрдә бит. Кышка кергәнче шул сарайны булса да төзеп чыгасы иде. Бәлки кечкенә генә мунчасы да булыр. Хәзер бит төзелеш материаллары да бик кыйммәт.

Әле «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров унбер төргәк печән китертеп куйды. Икмәк белән дә булышырмын диде. Келәттәге бар нәрсәм янды бит...» – дип күз яшьләрен сөртеп куя Гөлнур апа.

Ул янгын белән көрәштә булышкан барлык авылдашларына, туганнарына кабат-кабат рәхмәт әйтте.

Шакировлар гаиләсенә сез дә ярдәм итә аласыз. Изгелек җирдә ятмый дип юкка гына әйтмиләр. Кылган игелекле эшләребез безгә меңе белән әйләнеп кайтачак – шуны онытмасак иде. 

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номеры: 

«АК БАРС» БАНК №40817810800194510624 
«СБЕРБАНК» №40817810962005944696 
СБЕРБАНК картасы +7-905-372-36-18 номерына теркәлгән (Гөлфинә Шакирова исемендә).

/ Гөлия Ибатуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев