Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кайнанамнан шәһәргә качтык

Миңа 48 яшь. Кияүгә чыкканыма быел биш ел була. Әйе, дөрес аңладыгыз, беренче тапкыр кияүгә 43 яшьтә генә чыктым әле.

Яшьрәк чакта һаман да эш дип шәхси тормыш икенче планга кала бирде. Авырганда да «больничныйлар» алмыйча йөри торган идем. Менә шулай яшәлгән дә яшәлгән. 40 яшем тулгач кына кинәт сискәнеп киттем. Ул вакытта бөтен таныш-белеш кызлар кияүдә, бала-чагасы үсеп беткән, кайсыберләре хәтта аерылып, инде икенче, өченче кат ир алыштырырга өлгергән. Ә минем әле кияүгә чыгып та караным юк! Бала табасы килде!

Шунда беренче тапкыр элегрәк ошатып йөргән Айдар турында искә төшердем. Анысы да ничектер ирексездән килеп чыкты. Айдар безнең авылдан, миннән ике класс югары укыды, аларның классы белән безнеке бик дуслар иде. Без бергәләшеп су буйларына барып, яңа гына казып алган бәрәңге пешереп, кичләрен учак янында уздыра идек. Аннан соң күпме вакыт узган…

Укып бетергәч, Айдар шәһәргә китеп карады. Әмма укуы да килеп чыкмады, ничектер авыл кире тартты үзен. Мин исә күп еллар шәһәрдә гомер иттем. Очраклы рәвештә генә күрештек аның белән. Мин авылга әниләр янына кайткан идем, ул кибеткә ипи алырга килгән. Яшь тә бар бит инде, сөйләштек, үткән елларны искә төшердек. Ул да ялгыз, мин дә ялгыз – яшәп карарга булдык. Әмма минем шартым бар иде: авылда калмыйм. Булачак кайнанам үтә дә зәһәр кеше, үзе усал, таләпчән, үз дигәнен генә эшләтә торган. Кем белә, бәлки кызлар нәкъ менә аннан куркып та Айдарга карамаганнардыр. Кемнең шундый кайнана белән яшисе килсен ди?! Кияүгә чыккач та мин аңа «әни» дип дәштем, билгеле. Әмма ничек булдыра алам, шулай качып, «әни» сүзен сирәк әйтергә тырышып йөрим. Дөресе шул. Куркып торганнардан түгел! Айдар белән шәһәргә яшәргә китеп бик дөрес эшләгәнбез дип саныйм. Кайтып киткән арада гына да кайнана белән сүзгә килгәнебез юк. Иң яхшысы аерым яшәвең инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев