Кыйналып яшәү адреналин бирә икән?!.
«Ирем миңа суксын өчен ачуын китерәм: кимсетәм, начар сүзләр белән акырам, чәпчим, сугам».
Бер көнне Сидоровка бистәсендә яшәүче дустыма кунакка бардым. 49нчы бистәдән «Ит комбинаты» тукталышына кадәр автобуста барганда бер кешенең язмышын тыңладым. Аны газета укучыларыбызга да тәкъдим итәм.
55-60 яшьләрдәге Миләүшә ханым үзенең авыр балачагын искә төшерде. Үзенең акылсызлыгы белән дә уртаклашты.
– Без гаиләдә алты бала үстек. Әни сыер сауды, әти тракторчы иде. Гадәти авыл гаиләсе инде. Кечкенәдән әтинең эчеп кайтып, әнине сөйрәп-сөйрәп кыйнаганын күреп үстек. Әни безне һәм үзен саклап калу өчен еш кына алты баласын ияртеп күршеләргә кунарга керә иде. Кайвакыт, бик соң булганда, сыер абзарында, печәнлектә дә йоклый идек. Мин апаларым белән гел елый идем, әнигә ярдәм итә алмавыма бик үртәлә идем. Бу газапларга әни ник түзә икән дип аптырый идем. Моны кияүгә чыккач кына аңладым: кыйналып яшәү адреналин бирә икән!
Аллаһка шөкер, миңа бик тырыш ир туры килде. Тыныч холыклы, акчаны яхшы эшли. Сидоровкада ике катлы йортта яшибез. Ишегалдында чит ил машинасы тора. Таһирым эчми, тартмый. Миңа адреналин кирәк, шуңа ирем миңа суксын өчен ачуын китерәм: кимсетәм, начар сүзләр белән акырам, чәпчим, сугам. Ул мине этеп җибәрсә, рәхәтлек алам.
Бервакыт начар сүзләр белән акыруыма түзә алмыйча битемә сукты. Мин рәхәтләнеп еладым һәм тынычланып калдым. Болай матур яши идек без, әмма вакыт-вакыт тавыш чыгармасам күңелем булмый иде. Кызганыч, ирем моңа түзә алмый башлады. «Үзеңнең «ненормальная» булганың җитмәгән, миннән дә псих ясадың. Аерылышабыз», – дип чыгып китте. Аны ничек кайтарырга? Балаларымның әтисен, Таһирымны нык яратам. Хәзер ничек яшәргә? – ди ул.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев