Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Өйнең тупсасына энә кадап киткән...

«Аныкы гына булырга тиеш... Әллә чирле микән ул?» - дип аптырый Гөлмәрьям.

Иремнең энесенең тормыш иптәше авыр аяклы кеше, аны бозым сала дип тә шикләнәбез. Дөньяда төрле кешеләр бар бит, көнчелек тә көчле. Нәрсә җитми бу кешегә, нәрсә артыннан куа ул, нигә дип көнләшә? 

Без үзебез көнләшеп, кешенекенә кызыгып, ниндидер зыян сала торганнардан түгел. Теге авыр аяклы хатын-кыз бервакытны без яши торган өйнең тупсасына энә кадап киткән иде. Моны ул эшләгәнне безгә бер имче әби әйтте. Тагын бер туганыбыз да өйдә сөер хәлләр була башлады, юктан гына талаш-ызгыш чыга, кәефем юк, башым еш авырта дип зарлана башлады. Монда да теге авыр хатынсыз булмаган. Ул туганнарыбыз да имче әбигә барганнар иде, диван астыннан төреп куелган җепләр бәйләме табарсыз дигән. Шулай булды да, сихер төенчеген табып алдылар! Ничек шулай буладыр?! Үзләре дә начар яшәмиләр бит инде: яхшы фатирлары, ике машиналары бар, ял итәргә дә йөриләр. Тик менә аныкы гына булсын да, кешенеке булырга тиеш түгел! Әллә чирле микән ул?
Хәзер аларның гаиләсен беркая да чакырмыйлар, үзләре дә читләште кебек. Инде Аллаһ сакласын, энемә дә зыян сала күрмәсен дип куркып торабыз.

Гөлмәрьям, Чаллы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев