Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Язмаларда - язмыш

Тәки урамда калды...

Кызганам да, ярдәм итәсем дә килми.


Күптән түгел ресторанда бер ханым белән сөйләшеп киттек. Ул авылдашымның дусты булып чыкты. Сөйләшә торгач, уртак дуслар, танышлар да шактый табылды.
Гөлназ ханым Чаллыдагы бер мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Минем газетада эшләвемне белгәч, күңелендә йөрткән борчуы турында сөйләде. Әтисенең бертуган энесе үзенең гаебе аркасында урамда калган.
Ул эч серен бушатты, ә мин, аның ризалыгы белән, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, ул сөйләгәннәрне кәгазь битенә төшердем.
– Туганыбыз Илһам кечкенәдән бик башлы, акыллы, белемгә омтылучан бала булып үсте. Мәктәптә яхшы укыды. Армия сафларында үзен бар яктан да яхшы итеп күрсәтте. Хәрби дәрәҗәләргә иреште.
Аннан кайткач Мәскәүдәге хәрби училищега юллама бирделәр. Әлеге уку йортында 3 ел укыйсы урынга, бер елда кызыл дипломга тәмамлады. Аннары Россиянең төрле хәрби частьләрендә хезмәт итте. Полковник дәрәҗәсенә иреште. Отставкага чыккач, Чаллыга кайтты. Шәһәр җитәкчелеге бушлай ике бүлмәле фатир бирде. (Хәрбиләргә канун буенча кайсы шәһәргә кайта – шунда фатир биргәннәр).
Яраткан кешесенә өйләнде. Дус-туганнарны чакырып, зурлап туй уздырдылар. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Алар да акыллы, белемле булдылар. Икесе дә республикабызда зур урыннарда эшлиләр. Тик Илһамыбыз гына кулындагы бәхетен озак тота алмады. Гаиләсе дә, балалары да кирәк булмады. «Яшел елан»ны якын итте, нәтиҗәдә, башта балаларының әнисен югалтты. Аннары хатыннан хатынга йөрде. Ахыр чиктә мал-мөлкәтсез, фатирсыз һәм акчасыз урамда калды. Подъездларда, кайда туры килсә – шунда йоклап йөрде.
Юкса үзе эшкә дә батыр, күңеле дә яхшы. Кызганыч була башлады. Аптырагач, кызларына: «Әтиегез урамда калды, нишлибез?» – дип шалтыраткан идем.
– Гөлназ апа, әти безнең үскәнне, укыганны, тормыш коргач нинди авырлыклар белән очрашуыбызны белмәде, ишетергә дә теләмәде. Проблемалар тугач шалтыраткач: «Минем акчам юк. Үз тормышыгызны үзегез корыгыз. Миңа кечкенә вакытта беркем дә булышмады», – диде. Аллаһка шөкер, тырышлыгыбыз аркасында бар нәрсәгә ирештек. Гаиләләребез бар, балаларыбыз үсә. Хәзер инде ул безгә кирәкми. Теләсә нишләсен, – диделәр.
Мин аларны да аңлыйм. Әмма әтиемнең туганы да кызганыч. Шанс биреп, ярдәм итәргә булдым. Таныш-белешләрем аркылы тиз арада документларын ясаттым. Чөнки эчеп, теләсә кая йоклап йөреп, бөтен документларын югалткан, пенсия дә ала алмас хәлгә җиткән иде.
Аннары Чаллыдан ерак түгел картлар һәм инвалидлар йортына урнаштырдым. Үзенә аерым бүлмә бирделәр. 4 тапкыр ашаталар, киемнәрен юалар, тәрбиялиләр, бакчада, ишегалдында эшләү мөмкинлеге бар. Шәһәргә дә барып кайтырга була. Шунда матур гына яши башлаган иде. Үзенә дуслар да тапты. Ял көннәрендә элеккеге хатынына бакча эшләрендә дә булышты. Акчасын җыеп, тешләр куйдырдык. Ләкин Хәния Фәрхи җырындагыча, Илһам абый бәхетенә түзә алмады. Картлар йортында спиртлы эчемлекләр эчеп, үзенә кисәтү ясаган кешеләр белән сугышкан. Бу хәл берничә тапкыр дәвам иткәч, әлеге учреждение директоры шалтыратып:
– Гөлназ апа, нишлибез? Мин Илһам абыйны башка монда тота алмыйм. Әйткәнне аңларга да теләми: эчеп кайта да, кешеләрне кыйный. Без аны чыгарабыз, – диде.
Кызларына, туганнарына кирәкми, мин дә аны өемә алып кайта алмыйм. Шунлыктан директорга берни әйтә алмадым. Сүземне тыңлап, урнаштырганы өчен дә рәхмәт.
«Ярар, чыгарыгыз. Үз кадерен белмәгән кешене без генә рәхәттә яшәтә алмыйбыз. Бәлки, берәр кайчан акылына килер», – дидем.
Илһамыбызның язмышы газета укучыларга гыйбрәт булсын иде. Спиртлы эчемлекләр белән дуслашканчы, киләчәк тормышыңны уйларга кирәк. Аракыга өстенлек бирсәң, хатының да, балаларың да баш тарта. Урамда калуыңны көт тә тор. Мондый очракларда балаларны да гаепләп булмый, чөнки мондый ата-аналар балаларга үскән вакытта наз да, тәрбия дә бирмәгән. Матди ягын да кайгыртмаган.
Шулай да, туган булгач, кызганам абыемны. Тик ярдәмнең кадерен белмәгәч, яңадан булышасым да килми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язмаларда -язмыш