Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Туй алдыннан әти-әниләрен югалттылар

Язмыш сынавы моның белән генә чикләнми.

Чистай районы Исләй авылы кечкенә генә булса да, үрнәк һәм гыйбрәтле язмышка ия кешеләре күп аның. ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кинәт вафат булгач, бер фаҗигале хәл исемә төште. Хөснетдиновлар да, Марат Садыйков кебек, балаларының туе алдыннан, бөтен район халкын тетрәндереп, үлеп киттеләр. 

Фәргать абый белән Идания апа гомерләре буена фермада бозау карадылар. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдылар. Биш бала – өч малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары да үзләре кебек кечкенәдән хезмәтне яратып үсте. Малайлар күбрәк йорт тирәсендә, мал-туар карашса, өйдәге эшләр кызлары Фәния, соңрак Гөлназ өстендә булды. 

Гомер аккан су кебек, бик тиз уза. Балалар туган ояларын калдырып, бер-бер артлы шәһәргә китә башладылар. Олы уллары икесе дә Казанга китеп урнашты. 
Тормыш җайлы гына үз көенә барды. Лаеклы ялдагы мәктәп директоры Хадимә Булатова һәм колхоз рәисе Рәмис Сафиуллин тырышлыгы белән авыл өйләренә газ да керде. Хәзер рәхәтләнеп яшисе вакытта Хөснетдиновлар гаиләсенә, кызларының туе алдыннан, тирә-яктагы авылларны тетрәндереп, олы кайгы килде. 

...Фәния күрше авыл егете белән дуслаша. Дуслык тора-бара мәхәббәткә әверелә. Яшьләр гаилә корырга карар кылалар. Кызны сорарга килгәч, никах һәм туй көнен билгелиләр. Хөснетдиновлар гөр килеп туйга әзерләнәләр.

Иртәгә туй буласы көнне, эшләрне тәмамлагач, мунча ягарга булалар. Беренче булып Идания апа белән Фәргать абый мунчага китә. 
Кайтмыйлар да кайтмыйлар икән. Шактый  вакыт узгач, бер уллары мунчага хәлләрен белергә барган. Мондагы хәлне күреп үз күзләренә ышанмаган ул. Әти-әнисе үлеп ята. Ис тиеп үлгәннәр. Соңрак мунча миченә утын белән тавык тизәге эләккән булган дип сөйләделәр. Шулай итеп, җир җимереп эшләп йөргән кешеләр вакытсыз китеп барды, биш бала ятим калды. 

Туй көнендә Хөснетдиновларны соңгы юлга озаттылар. Фәниянең гаилә тормышы туйсыз гына башланып китте. Аллаһка шөкер, ул ирдән уңды. Ирек гомер буена терәк булды.

Фәниянең энесе Илшат армиягә барып кайтты. Авылдашы Гөлфия белән матур гына яшәделәр. Гөлфиясе җитди авыргач, өйдәге бөтен эшне Илшат үзе башкарды. Диләрә исемле акыллы кыз үстерделәр. Тик аларның да бәхетле тормышы озакка бармады, Илшат 50 яшькә дә җитмичә, йөрәк авыруыннан мәңгелеккә китеп барды. 

Хөснетдиновларның төпчек кызлары, акыллы, тыйнак Гөлназ башкалада үзенең бәхетен тапты. 
Фәния белән Ирек Татар Сарсазы авылында гомер итәләр. Үзләре кебек акыллы, хезмәт сөючән уллар тәрбияләп үстерделәр. Шуларның уңышларына сөенеп яшисе генә бит. Әмма язмыш Фәния ханымны тагын сынады. 
Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткән уллары Рифат һәлак булды. Әлеге фаҗига авылдаш, туганнарның гына түгел, бөтен район халкын тетрәндерде. Чөнки эшендә дә, гаиләсендә дә бар яктан да үрнәк егетне югалту бик авыр иде. 
Ирек белән Фәниягә Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорап, калган балалары һәм оныклары өчен  сәламәт булып яшәргә генә калды. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын, башка кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш