Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Улым белән киленемне югалттым, хәзер оныкларым өчен көрәшәм»

Фатирда ремонт булмаганга оныклары әбиләре белән яши алмый

Чаллыда яшәүче Светлана Яковлева башта киленен югалта, ике ай элек улын да җирли. Ятим калган 9 яшьлек Артем һәм 11 яшьлек Дарина әбиләренә (2/10 адресы буенча) күченә. Бу югалтулардан аңына килергә дә өлгермәгән Светлана ханым оныкларын опекага алу эшләре белән йөри башлый. Тик әлегә аңа бу хокукны бирмиләр. Сәбәбе – алар яшәгән фатирда аш бүлмәсе тиешле таләпләргә җавап бирми.

Борчуга калган дәү әни ТРның Кеше хокуклары буенча аппараты белгечләре белән элемтәгә керә. Алар үз чиратында мөрәҗәгать итүче яшәгән районның җитәкчелегенә, ягъни Чаллының Үзәк районы башлыгы Фидәрис Хәбибуллинга чыга.

Әлеге гаилә турында безгә нәкъ менә Фидәрис әфәнде сөйләде дә инде. Эшнең башы болайрак булды. Без дус кызым Катя белән, ярдәмгә мохтаҗ Чаллы гаиләсенә булышырга теләп, социаль челтәрләрдә статус урнаштырдык. Бәхет эше булса кирәк, аны Фидәрис әфәнде күреп алды һәм безне бу шәһәрдшләребез белән якыннанрак таныштырырга булды. Моның өчен без бергәләп алар яши торган фатирга юл тоттык.

Безнең белән интерьер дизайнеры Ришат Нургалиев һәм «Топ потолок» фирмасыннан түшәмнәр тарттыру остасы (мастер натяжных потолков) Петр Михайлов та барды. Алар кухняның үлчәмнәрен алды, башкарыласы эшләрне билгеләде, кирәкле материаллар исемлеген төзеде.

Әйтергә кирәк, безнең ниятне ишетеп алган «Дом стиля» кибете җитәкчелеге дә төзелеш материаллары, сантехника җиһазлары һәм ишек алып бирергә вәгъдә итте. Тиз арада ремонт башкарырга әзер осталар да табылды. Кухня гарнитуры белән Самат Сафин тәэмин итәргә ышандырды.

Белгечләр үз эшләре белән мәш килгән арада, без хуҗабикә белән якыннанрак таныштык.

«Безнең гаиләгә зур сынау килде: бер-бер артлы бердән-бер улым һәм киленем үлеп китте. Мин үзем иремнән калган фатирда гомер кичерәм. Әйе, биредә 20 елдан артык ремонт ясалмаган. Яшәү шартлары, йомшак кына әйткәндә, балалар өчен бик уңайлы түгел. Миңа 55 яшь, сменалы эштә хезмәт куям. Әмма ремонт ясарга акчам җитәрлек түгел, булышыр кешеләрем дә юк. Әле бу авыр югалтулардан балалар да, үзем дә аңга килеп бетә алмыйбыз. Төннәрен бергәләп бер бүлмәдә йоклыйбыз. Аларга бик авыр, барыбыз да шок хәлендә. Миңа исә аларның барлыгы көч бирә. Ничек тә бергә алга таба яшәргә кирәк бит», – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде Светлана ханым.

Балалар бүлмәсенә дә кереп чыктык. Хис-кичерешләрне әйтеп бетерерлек түгел. Әтисез, бигрәк тә әнисез, яшәргә тырышып ятулары... «Бар да вакытлыча, тиздән үтәр», – дип юатасы килсә дә, моның алай түгеллеген без дә, алар да яхшы аңлый кебек. Ярый әле әбиләре бар, үз әбиләре!

Стенаның бер җирендә медальләре эленеп тора. Балаларның икесе дә ирекле көрәш белән шөгыльләнгән. «Алтын медаль алган булмаса да, икенче һәм өченче урыннар безнеке булды», – дип уртаклашты алар. Әмма хәзер икесенең дә көрәшәселәре килми. Малай футбол белән кызыксынуын, кыз биюгә йөрергә теләвен әйтте. Чаллының 42нче мәктәбендә укыйлар икән. Ачыклар, ныклы рухлы балакайлар, күренеп тора. Чын спортчылар кебек дияр идем хәтта. Тик менә: «Только не знаем, как будет?!» – дип, берничә тапкыр моңсу күзләрен читкә алып куйдылар.

Моңа кадәр яшәгән фатирлары ничек соң, дигән уй сезгә дә килгәндер. Әбиләре сүзләренә караганда, гаилә аны арендалап яшәгән.

Әйтергә кирәк, әбиләренең фатирында чыннан да күптән ремонт ясалмаган. Кайбер урыннарда обойлар ертылган, идәндә урыны-урыны белән ярыклар, тишекләр бар, ванна һәм туалет бүлмәләренең торышын әйтеп тә торасы юк. Дөрес, фатир җыештырылган, чиста. Әмма кубып төшкән плиткалар, тузган стеналар, искергән сантехника күптәннән алыштыруны сорый.

Киңәшләшкәч, бер фикергә килдек. «Фатирда ремонтны тулаем ясарга кирәк. Әйдәгез, тагын бер кат мөмкинлекләрне барлап, шуңа алынып карыйк», – дидек.

Очрашудан видеоны социаль челтәрләргә урнаштырдык. Аны зур пабликлар да күтәреп алды. Берничә сәгать эчендә безгә «керү ишеге белән булыша алабыз», «тюль-штора тегеп бирәбез», «линолеум белән тәэмин итә алабыз» дип яздылар. «Мин гади кеше. Әмма бу гаиләгә булышасым килә», – диючеләр дә күп булды. Бу бик сөендерә. «Кешеләр менә ничек берләшә икән», – дип уйлап куйдым эчтән. Кеше кайгысын урап уза алмаучылар шактый икән безнең шәһәрдә! Шулай да алда әле зур эшләр тора.

Әгәр сезнең дә Светлана ханымга, Дарина белән Артемга бу зур сынауны үтәргә, балаларга үз әбиләре белән үсәргә, тиешле һәм уңайлы шартларда яшәргә булышасыгыз килә икән, безгә кушыла аласыз. (тел.: 8-937-575-55-20)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев