Волонтер Вадим Нуриев: «Безнең сафларга күбрәк кеше килсен иде»
«Бу безнең Вадим. Егетләргә кирәк-яраклар җыярга, ташырга даими булыша. Бер авырсынмый. Аллаһының рәхмәте яусын үзенә», – диләр аның турында.
Чаллыда махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыярга булышучы кешеләр шактый. Алар арасында Вадим Нуриев та бар.
46/09 йортына урнашкан кирәк-яраклар җыю пунктына баргач, улы махсус хәрби операциядәге Лилия Аржанцева белән урамда сөйләшеп торганда ул машинасы тәрәзәсеннән: «Әйберләрне илтеп тапшырдым», – дип үтеп китте. Шунда Лилия ханым аның волонтер булуы турында әйтте. «Бу безнең Вадим. Егетләргә кирәк-яраклар җыярга, ташырга даими булыша. Бер авырсынмый. Аллаһының рәхмәте яусын үзенә», – диде.
Мин Вадимның үзе белән очрашып сөйләшергә булдым. «Сезнең туганыгыз, дусларыгыз махсус хәрби операция зонасындамы? Сезне бу адымга нәрсә этәрде?» – дип сорадым.
– Минем туганнарым арасында махсус хәрби операциягә баручылар юк. Әмма мин мобилизиация башлануга егетләргә ярдәм итәргә тотындым. Башта үзем генә волонтер булмакчы идем. Берүзең генә булмый, кыен икән. Окоп шәмнәре ясадым, исемлек буенча егетләргә кирәк-яраклар тупладым. Аннары бу эшне 46нчы бистә территориаль-иҗтимагый советы рәисе Наталья Удальцова, Светлана Гурлева белән бергә эшләргә булдым. Бу ханымнардан шалтырату көтеп кенә торам. Зәй, Минзәлә, Түбән Камага да гуманитар йөк илтәбез, әйберләрне аннан Чаллыга да алып кайтабыз. Кайсы полкка нәрсә кирәк, шуларны җыябыз да җибәрәбез. Шунысы сөенечле, миңа әтием, дусларым да булыша, – диде ул.
Вадим волонтерлар сафына күбрәк кешеләр килүен тели.
«Кайвакытта егетләргә кирәк-яракны җыю бик авыр була. Мәсәлән, бер полкта янгын чыккан иде, егетләребезгә тормыш һәм эш өчен кирәк-яракларны ашыгыч рәвештә төнлә җыярга туры килде. Волонтерлар күбрәк булса, безгә дә, егетләргә дә яхшы булыр иде. Кызганыч, шәһәрдәшләр арасында «Бу миңа, минем гаиләмә кагылмый» дигән девиз белән яшәүчеләр дә шактый. Хәрбиләрнең тормышы безнекенә караганда катлаулырак, бергәләп булышсак, җиңү тизрәк килер. Барыбызга да яхшы булыр», – ди ул.
Вадим Нуриев гади Чаллы егете. Ул йөрәге кушуы буенча игелекле эшләр башкара. Төп эшен, магистратурада укуын читкә куеп, беренче чиратта мохтаҗларга ярдәм итә. Аның турында: «Тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратсаң да, машинасы белән килеп җитә», – диләр «Без бергә» төркеме кызлары. Вадим ишегалдын яшелләндерүгә дә үзеннән өлеш кертә. Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан күршесе Вячеслав Майоров, аның әтисе Владимир белән бергә өйләре янына өч агач утырткан. Ташландык хайваннарны да ашата ул.
«Хәрбиләргә булышу – бүген барыбызның да уртак бурычы. Аларга азык-төлек, кием-салым, техника, инструментлар, батареялар, шәхси гигиена әйберләре гел кирәк. Киелми яткан кием, урын-җир әйберләре, тотылмый торган табак-савыт, медикаментлар беркайчан да артык булмый. Мөмкинлектән чыгып, финанс ярдәме күрсәтергә дә була. Тамчыдан күл җыела бит. Мин үзем һәм гаиләм, 46нчы бистәдәге фикердәшләрем белән егетләребезгә булышуны беренче чираттагы эшем дип саныйм. Кирәк булса, мин махсус хәрби операция зонасына китәргә дә риза», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев